Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш прокуратурасы: сугыш аркасында илдә 585 бала үлде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күпчелек балалар Донецки, Харьков, Херсон, Днепропетровски, Киев, Запорожье һәм Николаев өлкәләрендә һәлак булган һәм яраланган.

Русия башлаган сугыш аркасында Украинада 585 бала үлгән, 1664 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Украина баш прокуратурасы хәбәрендә әйтелә.

Күпчелек балалар Донецки, Харьков, Херсон, Днепропетровски, Киев, Запорожье һәм Николаев өлкәләрендә һәлак булган һәм яраланган.

Алданрак Украина эчке эшләр министры урынбасары Леонид Тимченко сугыш аркасында 1700дән артык бала хәбәрсез югалган булып санала, диде. Хәбәрсез югалучыларның бердәм реестрында исә Украинаның 52 мең кешесе исәпләнә диелә.

  • Шул ук вакытта Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Былтыр Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Украинада басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган 300ләп баланы "Русия гаиләләренә урнаштыруларын" хәбәр иткән иде.
  • Мәскәү бу балаларны сугыштан коткарам дип килә. Шул ук вакытта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасында сугыш барганда балаларны тәрбиягә бирү – тулысынча халыкара хокукны боза дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG