Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты Владимир Зеленский ракетлар калмавын әйтеп, АКШны кичекмәстән ярдәм хупларга чакырды


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Украина узган елның декабреннән бирле Америкадан ярдәмне ала алмый. Мартта Пентагон Украина кораллы көчләренә 300 млн долларлык чагыштырмача кечкенә ярдәм җибәрде. Әмма Америка түрәләре дә, Украинаныкылар да бу ярдәм генә җитмәвен әйтә.

Украина президенты Владимир Зеленский Американың PBS, телеширкәтенә әңгәмә биргән. Ул Русия хәрбиләре Киев янындагы Триполье җылылык электр станциясен юк итә алды, чөнки Украина кораллы көчләренең һава һөҗүменнән саклану ракетлары бетте дип әйтте. Аның сүзләренчә, бу мисал АКШ Конгрессының Киевка чираттагы ярдәм бүлеп бирүне ни өчен тизрәк хупларга тиешлеген күрсәтә.

Украина узган елның декабреннән бирле Америкадан даими ярдәмне ала алмый. Мартта Пентагон Украина кораллы көчләренә 300 млн долларлык чагыштырмача кечкенә ярдәм җибәрде. Әмма Америка түрәләре дә, Украинаныкылар да бу ярдәм генә җитмәвен әйтә.

"Мин сезгә ачыктан-ачык әйтәм - бу ярдәмсез безнең җиңәргә мөмкинлек булмаячак. Дошманнан күпкә көчлерәк булырга кирәк", дигән ул PBS белән сөйләшкәндә.

Украинага АКШ ярдәменең ни кадәр мөһим булуын күрсәтү өчен Зеленский күптән түгел Русия хәрбиләренең Киев өлкәсендәге иң зур Триполье җылылык электр станциясен юк итә алуын сөйләгән.

"Сезгә бер мисал гына китерәм. Триполье станциясе. Ә Киев төбәгендә ут булуы аңа нык бәйле. 11 ракет очып килде. Беренче җидесен бәреп төшердек. Дүрт ракет Трипольены юк итте. Нигәме? Чөнки ракетлар юк иде. Безнең Трипольены яклаган бөтен ракетлар да бетте", дигән Зеленский PBS-ка.

  • 11 апрельдә Русия Украина инфраструктурасына көчле һөҗүм ясады. Бу һөҗүмдә аерым алганда Триполье җылылык электр станциясе тулысынча җимерелде. Станция Киев, Черкасски һәм Житомир өлкәләрен электр энергиясе белән тәэмин итеп тора иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG