Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды


Башкортстан хәрбиләрен Украинадагы сугышка озату, архив фотосы
Башкортстан хәрбиләрен Украинадагы сугышка озату, архив фотосы

Совет-әфган сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан барлыгы 639 кеше һәлак булган. Хәзер Украинада барган сугышта ике республикадан кимендә 2617 кеше үтерелгән. Шулай итеп, Путинның ике ел барган сугышында 10 ел дәвам иткән Әфган сугышы белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк кеше үтерелгән.

15 февральдә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла башлауга 35 ел тула. 10 ел дәвам иткән совет-әфган сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше үтерелгән йә хәбәрсез югалган. Ике республикадан барлыгы 639 кеше корбан булган.

2022 елда Русия янә сугыш башлады. Бу юлы Украинага каршы. Ике ел дәвам иткән шушы сугышта, безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 1107, Башкортстаннан кимендә 1510 кеше һәлак булган. Ике республикадан кимендә 2617 кеше.

Шулай итеп, Путинның ике ел барган сугышында 10 ел дәвам иткән Әфган сугышы белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк кеше үтерелгән. Бу сан тагы да зуррак була ала. Хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

Украинадагы сугыш үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00
Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.

Русия төбәкләреннән Украинада һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме дә барлый. Аларның 2 февральдә чыккан соңгы хисабына күрә, Татарстаннан кимендә 981, Башкортстаннан кимендә 1399 кеше һәлак булган. Бар Русиядән кимендә 43 460 хәрбинең үлгәне расланган. Шулардан 8099 кеше (18,6%) сугышка ялланып китүчеләр, 5216 кеше (12%) мобилизациягә эләгүчеләр, 5037 кеше (11,6%) ихтыярилар диелә.

Башкортстан

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Ишембай, Әбҗәлил районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә (2024 елның 15 февраленә булган саннар):

  • Уфа шәһәре — 161 кеше
  • Стәрлетамак шәһәре — 70 кеше
  • Белорет районы — 56 кеше
  • Учалы районы — 53 кеше
  • Ишембай районы — 35 кеше
  • Әбҗәлил районы — 32 кеше
  • Салават шәһәре — 31 кеше
  • Нефтекама шәһәре — 26 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 15 февраль 2024
Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 15 февраль 2024

Татарстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Алабуга, Балтач районнары килә (2024 елның 15 февраленә булган саннар):

  • Казан — 121 кеше
  • Чаллы — 121 кеше
  • Түбән Кама районы — 54 кеше
  • Әлмәт районы — 37 кеше
  • Бөгелмә районы — 35 кеше
  • Яшел Үзән районы — 29 кеше
  • Кукмара районы — 25 кеше
  • Тәтеш районы — 24 кеше
  • Алабуга районы — 23 кеше
  • Балтач районы — 23 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Татрарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 15 февраль 2024
Украинадагы сугышта Татрарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 15 февраль 2024

Мобилизация

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 256сы (10%) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Ихтыяри батальоннар

2022 елның җәендә ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны шактый. Без теркәгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоныннан — 47 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоныннан — 14 кеше

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 58 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 2 кеше

"Вагнер" ширкәте

Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны да зур . Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 340 кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG