Мәскәүдә такси йөртүче Украинага каршы сугышта катнашкан өч хәрбине машинадан төшереп калдырган. Русия тикшерү комитеты нәфрәт, дошманлык, кеше абруен төшерү турында җинаять эше ачкан.
Таксичының исеме - Аипбек Латыйпов, ул Кыргызстаннан. Аның машина йөртү таныклыгын Кремльне хуплаучы Regnum агентлыгы чыгарды.
Ул юлчылар исерек иде, тупас сөйләштеләр, ә аннан соң түләү ысулын алыштырдылар: карта белән түлисе урынга акча белән түләү юлын сайладылар, ә безгә 100 чакрымлап юл үтәргә кирәк иде, дип сөйләгән.
Латипов түләмәсләр дип сагаеп, юлны дәвам итүдән баш тарткан һәм машинасын башка такси чакырып була торган урынга туктаткан. Тик Украинадагы сугышта булып кайткан хәрбиләр таксичыны кыйный һәм төрткәли башлаган. Аларның берсе "Монда без баш. Синең эшең - безне илтеп кую", дигән.
Низаг барганда алар "Крокус Сити Холл"дагы терактны да телгә алганнар, бу һөҗүмдә Таҗикстан ватандашларын гаепләгәннәр. "Без сугышабыз, ә кешеләр монда килеп акча эшли һәм гаепсезләрне үтерә дип әйттеләр", дип сөйләгән Латыйпов.
Такси йөртүче үзен якындагы урманга алып китмәкче булуларын әйтә. Ул ярдәм сорап юлга йөгереп чыккан, тик беркем туктамаган, башка таксичылар гына килеп коткарган. Шулай ук ул полициягә шалтраткан, тик аларның килүеннән соңрак баш тарткан.
Латыйпов эшләгән автопаркның хуҗасы бу хәлдән соң аның белән килешүне өзгән диелә. Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерү, булган хәлләрне ачыклау барышы турында хисап сораган.
- 2022 елның августында Дондагы Ростовта Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң бер хәрби такси йөртүчене атып үтергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум