Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама - яңа президент, Маккейн аңа уңышлар тели


Казан вакыты белән иртәнге сәгать 7дә Кушма Штатларның бар мөһим телеканаллары демократ Барак Обаманы илнең яңа президенты дип атады.

Шушы мәгълүмат exit poll, ягъни тавыш биргәннән соң ук үткәрелгән фикер сорашу нәтиҗәләренә таянып, һәм намзәтләрнең инде саналган тавышларын искә алып бәян ителде. Обама Оһайо, Иллиной, Нью Йорк һәм Пенсильвания кебек хәлиткеч штатларда алда бара. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш штатларда сайлаучыларның күбесе аңа тавыш биргән.

Обама тарафдарлары тантана итә
Көнбатыш штатларда да (Калифорния, Вашингтон, Орегон) тавышларның, димәк сайлау коллегиясе әгъзаларының күпчелеген дә Обама яулар дип көтелә.

Обаманың республикан көндәше Джон Маккейн Җорҗия, Кентакки, Теннеси, Оклаһома штатларында алда бара. Ул инде Барак Обаманы җиңү белән котлап, аңа яңа эшендә уңышлар теләде.

Президент булып сайлану өчен сайлау колегиясендә намзәткә кимендә 270 тавыш кирәк. Барак Обаманың анда 338 тавышы булачак.

Демократлар, шулай ук, Конгрессның ике пулатында да күпчелекне алыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG