Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан визасына чират


Үзбәкстан тарихи ефәк юлыннан файдаланып, ил туризмын үстерергә һәм чит ил кунакларын үзенә җәлеп ирәргә омтыла. Ләкин бу илгә виза алу зур проблема.

Тар һәм таш сукмаклар зәңгәр диварлы мәчетләргә барып тоташа. Каһвәханәләрендә шәһәр халкы очрашып гәпләшә, гөрләшә. Зур мәйданнарда базарлар салынган, сәүдә кайный. Милли киемдә йөргән кешеләргә очрау гадәти күренеш.

Боһарадан алып Сәмәркандка кадәр, ефәк юлында урнашкан шәһәрләрдә тарихның бу тирән эзләрен әле дә күреп була. Үзбәкстанның тарихы байлыгы, үзгә мәдәнияте, үзенә хас матурлыгы Үзәк Азия һәм тарих белән кызыксынган күп кенә туристны үзенә җәлеп итә.

Үзбәкстан бу байлыкларын кулланырга тели һәм туризмны үстерү белән кызыксына. Ләкин моның алдында торган иң зур проблема - виза.

Үзбәкстан хакимияте былтыр туризмны үстерү өчен шактый зур инвестицияләр кертте. Азиянең төрле шәһәрләренә арзан юлчы ташыган Үзбәк һава юллары ширкәте иске очкычларын яңартты. Һава аланы заманчалаштырылды.

Үзбәк мәгълүмат чаралары ефәк юлы өстендәге тарихи Хива шәһәренә быел 27 меңнән артык чит ил туристы килүен әйтә.

Лондонда урнашкан бер туристлык ширкәте башлыгы Танья Еванс, европалы туристларның ефәк юлы һәм Үзбәкстан белән шактый кызыксуын әйтә. Ләкин башка мәшһүр туризм илләренә барган кебек, Үзбәкстанга ансат кына барып булмый, ди Еванс:

"Гадәттә, Британ яисә Европа Берлеге ватандашлары Үзбәкстанга барыр өчен Ташкентагы тышкы эшләр министрлыгыннан рөхсәт алырга тиеш. Алар рөхсәт иткәннән соң гына виза алып була. Югыйсә, илчелеккә барып, турыдан-туры виза алып булмый", ди.

Чехиядә урнашкан башка бер туристлык ширкәте ефәк юлы узган 5 Үзәк Азия иленә уртак сәяхәт програмы оештырырга хыяллана.

Ләкин виза проблемыннан кала, Үзбәсктанга очу бәяләре дә шактый кыйммәт. Моңа өстәп бу илләрдәге җирле туризм ширкәтләре белән уртак тел таба алмау чит ил туристлык ширкәтләрен шактый авыр хәлдә калдыра.

Ташкенттагы җирле сәяхәт ширкәтендә эшләгән Зариф, Үзбәкстан визасын алу өчен кимендә 10 көн көтәргә һәм 131 доллар акча түләргә кирәк, ди. Ләкин эш акчаны түләү белән бетми, министрлык виза таләбен кире кагарга мөмкин. Ул чагында виза өчен түләгән акча кайтарылмый.

Виза пробламы бары тик океан арты илләре кебек чит илләренә генә хас проблем түгел. Бу хәлдән күрше илләрдә шактый шикаять белдерә: Таҗикстаннан Үзбәкстанга барырга теләгән бер таҗик ватандашы күргән михнәтне болай аңлата:

"Үзбәк визасын гына алу җитми. Үзбәк чигендәге сакчылар бернинди аңлатма биреп тормыйча да, илгә кертмәскә мөмкин. Үзбәк илчелеге бу турыда сезгә берни әйтми. Чик буе рәсмиләре белән илчелек арасында уртак хәрәкәт юк итү механизмы юк", ди ул.
XS
SM
MD
LG