Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстанда 20 меңгә якын кешедә яман шеш ачыкланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Иң еш юан эчәк яман шеше ачыклана. Ул барлык очракларның 13,9 процентын тәшкил итә. Хәзерге вакытта Татарстанда яман шеш белән авыручы 127,5 мең кеше исәптә тора.

2024 елда Татарстанда яман шеш беренче тапкыр 19 мең 452 кешедә ачыкланган. 2023 ел белән чагыштырганда бу 7,2 процентка күбрәк. Бу хакта матбугат очрашуында Сигал исемендәге республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online". Табиб сүзләренчә, бу чирләүчеләрнең артуын күрсәтми, авыручыларны вакытында ачыклаулары турында сөйли.

Хәзерге вакытта Татарстанда яман шеш белән авыручы 127,5 мең кеше исәптә тора, дигән Һидиятов.

Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов әйтүенчә, 2024 елда яман шеш белән авыручылар саны 100 мең кешегә 486,5 очрак тәшкил иткән. Иң еш юан эчәк яман шеше ачыклана. Ул барлык очракларның 13,9 процентын тәшкил итә. Икенче урында тире (13,4 процент), сөт бизе (11,7 процент), хатын-кызларның җенси әгъзалары (9,2 процент), простата бизе (7,9 процент), ашказаны (5,4 процент) яман шешләре.

  • Соңгы 10 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны ике тапкырга диярлек арткан. "Әгәр 10 ел элек республикада яшәүчеләрнең һәр 62нчесе онкологик авырулардан интексә, хәзер һәр 33нче кеше авырый", — дидереспубликаның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
  • 2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган иде. Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.
  • 2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG