Чаллының шәһәрнең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Илъясов белдергәнчә, узган ел Татарстан саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр планын "110 процентка үтәде" дип белдергән. Аның сүзләрен Chelny-biz басмасы китерә. "Кешеләр Русиянең төрле төбәкләреннән килә, чөнки Татарстанда мотивация яхшы", — дигән хәрби комиссар.
Быел Чаллыдан Украинага каршы сугышка якынча бер ярым мең контрактчы җибәрү планлаштырыла. Ильясов сүзләренчә, Чаллыдан сугышка шәһәр халкы гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән килгән ирләр дә китә.
— Быел бездә план буенча 1,4 меңнән артык контрактчы булырга тиеш. Узган ел бу күрсәткеч тулысынча үтәлде — контракт хезмәтенә 1,4 меңнән артык кеше җәлеп ителде, — дигән Илъясов.
Узган ел ахырында Чаллы мэры Наил Мәгъдиев Украинага каршы сугышта шәһәрдән якынча биш мең кеше катнаша дип белдергән иде.
Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмаларына караганда, 2026 елның 24 февраленә кадәр сугышта Чаллыдан кимендә 824 кеше һәлак булган.
Татарстаннан күпме кешенең Украинага каршы сугышта катнашуы төгәл билгеле түгел.
2024 елда Русия саклану министрлыгы белән контрактны 12 меңнән артык татарстанлы төзегән, дип хәбәр иткән иде Казандагы контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов. Аның сүзләренчә, план 7 процентка артыгы белән үтәлгән.
Былтыр җәен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикадан сугышта катнашкан яки анда хезмәт иткән кешеләр саны якынча 45 меңгә җиткән. Ә моңа кадәр — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы сугышка җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип әйткән иде.
Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга күрә, сугышта Казанда туган 1 299 кеше һәлак булган. Медиазона исәпләүләренә караганда — 1 230 кеше.
Быел гыйнвар башында Татарстан хакимияте Украинага каршы сугышка контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләвен алты тапкырдан да күбрәккә — 400 мең сумнан 2,5 млн сумга кадәр — арттырды.
Быел гыйнвар башында Татарстан хакимиятләре Украинага каршы сугышка контракт төзүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләвен алты тапкырга — 400 мең сумнан 2,5 миллион сумга кадәр — арттырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!