Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре WhatsApp-ны тулысынча томалый башлаган

Meta корпорациясенә караган WhatsApp мессенджеры вәкилләре Русия хакимиятләренең илдә мессенджерга керү мөмкинлеген тулысынча томаларга омтылуы турында белдерде. Бу хәбәр 12 февральгә каршы төндә WhatsAppның рәсми аккаунтында чыкты. Моңа кадәр "На связи" проекты Русиядә популяр булган берничә сайтны тикшереп, аларның 13енең, шул исәптән WhatsAppның да, "суверен Рунет" турындагы канун кысаларында төзелгән Милли домен исемнәре системыннан (НСДИ) мәгълүматлары бетерелүен хәбәр иткән иде.

"Бүген Русия хакимиятләре кешеләрне дәүләт карамагындагы, күзләүдән сакланмаган әсбапка күчәргә мәҗбүр итү максатыннан WhatsAppны тулысынча томаларга омтылды", — диелә мессенджерның X челтәрендәге аккаунтында (биредә, күрәсең, Русия хакимиятләре актив рәвештә алга сөргән MAX мессенджеры күздә тотыла). "100 миллионнан артык кулланучыны шәхси һәм имин аралашу хокукыннан мәхрүм итеп изоляцияләү омтылышы — артка чигенү адымы. Бу Русиядә кешеләрнең иминлеген киметүгә генә китерә ала", — дип белдерә WhatsApp вәкилләре һәм кулланучылар элемтәдә кала алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләрен белдерә.

Милли домен исемнәре системасыннан "Настоящее Время", Свобода, BBC News, Deutsche Welle, YouTube, Facebook һәм Tor браузеры сайтлары турындагы мәгълүматлар да бетерелгән. Әлеге ресурсларга VPNсыз турыдан-туры керергә тырышканда, челтәр җиһазлары сайт адресларын IP-адрес белән бәйли алмый һәм хата чыгара. Димәк, аларга керү VPN яки томалауларны урап узу өчен башка кораллар ярдәмендә генә мөмкин.

Русия хакимиятләреннән яки НСДИ вәкилләреннән әлегә рәсми аңлатмалар булмады.

Пәнҗешәмбе көнне Кремль сүзчесе Дмитрий Песков WhatsAppны блоклау карары Русия кануннарын үтәргә теләмәү сәбәпле гамәлгә ашырылуын белдерде. Ул MAX мессенджерын "чит ил мессенджерларына кулай альтернатива" дип атады.

Украинадагы сугыш башланганнан соң Meta ширкәте Русия хакимиятләре тарафыннан экстремист оешма дип танылды, Facebook социаль челтәренә керү томаланды. Көндәлек тормышта дистәләрчә миллион кеше кулланган WhatsAppка бу чаралар озак вакыт кагылмады. Әмма узган ел хакимиятләр, аерым алганда видеошалтыратуларга, чикләүләр кертә башлады.

Соңгы көннәрдә Русиядә киң кулланылган тагын бер мессенджер — Telegram эшенә карата өстәмә чикләүләр кулланыла башлады. Аны тулысынча томалаутурында сүз әлегә бармый, әмма Роскомнадзор аның "акрынаюын" көчәйтте. Бу платформада эшләүче, шул исәптән сугыш яклы блогерлар арасында да тискәре реакция тудырды. Хакимиятләр Telegram һәм башка мессенджерлар кануннарны үтәргә тиеш дип белдерә. Ширәкт вәкилләре исә, WhatsApp очрагындагы кебек үк, Русия хакимиятләре кулланучыларны дәүләт мессенджерына күчәргә мәҗбүр итү максатын куя дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG