Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аббас Израилгә Иерусалим җирләрен тәкъдим иткән"


Wikileaks аша чыккан яңа документларда Аббас хакимияте Көнчыгыш Иерусалимдагы яһүт мәхәлләләрен Көнбатыш Иерусалимгa кушу белән ризалаша
Wikileaks аша чыккан яңа документларда Аббас хакимияте Көнчыгыш Иерусалимдагы яһүт мәхәлләләрен Көнбатыш Иерусалимгa кушу белән ризалаша

Якын Көнчыгыш тынычлык сөйләшүләре турында йөзләгән яшерен мәгълүматларның әл-Җәзира аша дөньяга чыгарылуы зур тавыш куптарды.

АКШ дипломатларының дипломатик хәбәрләшү документларын дөньяга чыгарган Wikileaksның агымдагы документлары Фәләстин-Израил мөнәсәбәтләре турында.

Яңа документларга караганда, 2008 елда Израил белән килешү өчен бер үк өстәл артына утырган Аббас хакимияте рәсмиләре Израилгә Көнчыгыш Иерусалимда бик мөһим стратегик урыннарны тәкъдим итә.

Фәләстин арадашчылары 220 мең фәләстинле һәм 180 мең яһүд яшәгән Көнчыгыш Иерусалимдәге яһүд мәхәлләләрен Израил чигендәге Көнбатыш Иерусалим белән берләштерергә тәкъдим итә.

Аббас: "Мәгълүматлар дөреслекне чагылдырмый"

Мәхмүт Аббас
Якын көнчыгыш тынычлык сөйләшүләре турында йөзләгән яшерен документлар турындагы хәбәрдән соң Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас мәгълүмат чараларына бирелгән мәгълүматларның дөреслекне чагылдырмавын әйтте.

Мисыр сәфәре вакытында хәбәрләр турында ясаган чыгышында Аббас, "Кешеләрнең акылын бутарга телиләр. Фәләстиннәрнеке кебек күрсәтелгән документлар Израилнеке. Шул исәптән, бу эш махсус эшләнә", диде.

16 меңнән артык яшерен документ

Саeб Эрекат
Фәләстин ягыннан тынычлык сөйләшүләрендә арадашчылык иткән Саeб Эрекат әл-Җәзирәгә биргән әңгәмәсендә "Әгәр документларда язылганча, Фәләстин Израил таләпләре белән килешкән икән, Израил ягыннан ни өчен тынычлык килешүе имзалана алмады?" дигән сораy бирде.

Фәләстин дәүләт башлыгы Аббас узган атналарда ясаган бер чыгышында Иерусалим язмышының тынычлык сөйләшүләрдә бәхәс мәсьәләсе була алмаячагын, Көнчыгыш Иерусалим фәләстин халкыныкы дип әйткән иде.

Әл-Җәзирә телевидениесе шулай ук 2000 елдан 2011 елга кадәр Фәләстин, Израил, АКШ җитәкчеләре арасындагы очрашу мәгълүматлары, электрон хатлар һәм башка юллардан булган хәбәрләшү турында 16 мең яшерен документ булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG