АКШта Дональд Трампның президент вазифасына керешүе белән башланган 2017 ел вакыйгаларга бай булды. Сүриядә һәм Гыйракта "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә каршы сугышта зур уңышларга ирешелде, Русиянең төрле шәһәрләрендә хакимияткә каршы протест чаралары узды, күп кенә илләрдә террор һөҗүмнәре булды. Узган елдагы шундый кайбер зур вакыйгалар мизгелләре Азатлык фотогалереясендә чагыла.
2017: Дөнья мизгелләре

21
Грузия студентлары һәм активистлары оештырган протест чарасында катнашучы ике яшь кеше илнең Русия контролендәге Көньк Осетия төбәгенә терәлеп утыручы Бершуети авылы янында Грузия әләмнәре белән тора. Алар Русия хәрбиләрен чик сызыгын аз-азлап Грузия ягына таба күчерә барып илне акрынлап басып алуда гаепли. 7 август, 2017 (Азатлык)

22
Лондонда җиңел атлетика дөнья беренчелегендә 4х100 метрлы эстафета финалында Ямайка йөгерешчесе Усаин Болт аягын авырттырганнан соң. 12 август, 2017 (EPA-EFE/Srdjan Suki)

23
Барселонада йөк машинасы белән 13 кешене таптап үтерүдән соң матәм җыены. Бу 2004 елдагы Мадрид шартлатуларыннан соң Испаниядәге иң зур террор һөҗүме булды. 20 август, 2017. (Reuters/Susana Vera)

24
Әфганстан башкаласы Кабулда шыгыйлар мәчетенә һөҗүм вакытында полиция бер баланы коткарырга маташа. 25 август, 2017 (Reuters/Omar Sobhani)

25
АКШның Техас штатындагы Һьюстон шәһәрендә Һарвей давылы вакытында волонтерлар кешеләрне көймәгә белән эвакуацияли. 28 август, 2017. (Reuters/Adrees Latif)

26
Украина үзәгендәге Калиновка шәһәре янында корал һәм сугыш кирәк-яраклары саклау урынында шартлаулар. 27 сентябрь, 2017. (Reuters/Gleb Garanich)

27
Петербурда бер эшче Владимир Ленин һәйкәлен юа. 28 сентябрь, 2017 (AFP/Olga Maltseva)

28
Каталония башкаласы Барселонада бер хатын-кыз төбәкнең Испаниядән бәйсезлеге тарафдарлары митингта ташлаган референдум кәгазләре өстеннән бара. 1 октябрь, 2017 (AP/Emilio Morenatti)

29
Сүрия демократик көчләре сугышчысы Ракка шәһәрен "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменнән азат итү бәрелеше вакытында тәрәзәдән карап тора. 16 октябрь, 2017. (AFP/Bulent Kilic)

30
Альтернатив уңчылар хәрәкәте сүзчесе Ричард Спенсер Флорида университеты җирлегендә чыгыш ясаганда тыштагы каршылык. 19 октябрь, 2017. (Reuters/Shannon Stapleton)

31
Сүриянең Дума шәһәрендәге хастаханә. Шәһәрнең тыныч халык яшәгән өлешен бомбалау нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булды, бомбалау өчен Сүрия хәрбиләре гаепләнде. 26 октябрь, 2017. (EPA-EFE/Mohammed Badra)

32
Фотографлар Мьянмадан Бангладешка китүче качакларның берсенә елга аша чыгарга ярдәм итә. 1 ноябрь, 2017. (Reuters/Hannah McKay)

33
Әфган хатыннары илнең көнбатышындагы Һират виләятендә Шәфран чәчәкләре җыя. Шәфран дөньяда иң кыйбатлы аш тәмләткечләрнең берсе. Әфганстан хөкүмәте фермерларга мәк урынына шәфран үстерергә ярдәм итәргә тырыша. 5 ноябрь, 2017. (EPA-EFE/Jalil Rezayee)

34
Иранның Сарполи Заһаб шәһәрендә 7,3 магнитудалы җир тетрәүдән соң кешеләр учак янында җылына. 13 ноябрь, 2017. (AFP/ISNA/Pouria Pakizeh)

35
Украинаның көнчыгышындагы Пески авылында 22 яшьлек украин хәрбие утын яра. 2 декабрь, 2017. (Азатлык)

36
АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израил башкаласы дип тану карарына протест белдерүче фәлестиннәр Фәлестиннең Көнбатыш яр өлешендә машина көпчәкләре яндыра һәм Израил хәрбиләре белән бәрелешә. 8 декабрь, 2017. (AP/Nasser Nasser)

37
Иран башкаласы Тәһранда полиция илдәге икътисади проблемнарга протест белдерүчеләр җыенын тарату өчен су сиптерә. 31 декабрь, 2017. (Азатлык)