Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа 1914 һәм 2014 елда

1914 елның 28 июнендә Гаврило Принцип Австрия-Маҗарстан тәхете варисы Франц Фердинандны атып үтергәндә бу вакыйганың дүрт еллык рәхимсез сугышка китерәчәген, нәтиҗәдә Европада өч империя җимереләчәген һәм Советлар Берлеге дип аталачак илдә инкыйлаб кубачагын әле беркем дә белми иде. Шушы вакыйгадан соң узган 100 ел тагын бер дөнья сугышына, Советлар Берлегенең күтәрелешенә һәм ишелүенә шаһит булды, әмма бүгенге Европада күп нәрсә шул Принцип атуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән чикләргә нигезләнгән.

(1914 һәм 2014 ел хариталарын күрү өчен курсорны уңга-сулга күчер)
1914
after
before
XS
SM
MD
LG