1918 елның 11 ноябре иртәнге сәгать 11дә Беренче дөнья сугышы кораллары тынып кала. Дүрт елдан артык дәвам иткән һәм барлыгы 16 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән сугыштан соң солых килешүе гамәлгә керә. Хариталарны шактый үзгәрткән бу сугышта беренче тапкыр коточкыч ысуллар да кулланыла. Геополитик көчләр чагыштырмасы нык үзгәрә, Европада берничә империя җимерелә, бәйсез демократик республикалар барлыкка килә. Түбәндәге фотоларда заманында "барлык сугышларны туктату сугышы" дип аталган бәрелешнең кешеләргә нинди югалтулар алып килүе сурәтләнә.
Беренче дөнья сугышы: яшәү һәм үлем күренешләре

1
Кайчан төшерелгәне билгесез бу фотода алман хәрбиләре Массижта (Франция) француз хәрбиләренә бирелергә тәкъдим итә.

2
Датасы билгесез фотода француз хәрбиләре Франциянең билгесез урынында фронт сызыгындагы траншеяда 155 миллиметрлы минометтан ата.

3
Франциянең көнчыгышындагы Шампань төбәгендә велосипедлы француз хәрбиләре. 22 сентябрь, 1915 ел

4
Көнчыгыш фронтта Германия тарафыннан газ һөҗүме.

5
Италиянең "Ардити" яки шок гаскәрләре газ битлегендә.

6
Датасыз фотода Франция солдатлары илнең билгесез урынында 95 миллиметрлы тупны күчерә. Билгесез фотографтан калган мондый йөзләрчә фото күптән түгел генә басылып чыкты.

7
Датасыз фотода Шампань төбәгендәге траншеяда француз хәрбиләре сурәтләнә. Шул ук фотограф тупланмасыннан.

8
1915 елда Германия гаскәрләре Сербиягә кергәч Сербиянең Петр I патшасы (арбада сулда) үз гаскәрләре белән чигенә.

9
Датасыз фотода Вердун бәрелешендә катнашкан алман хәрбиләре сурәтләнә. Аларны француз хәрбиләре чишендереп тикшерә.

10
Датасыз фотода Беренче дөнья сугышында Британиядә хәрбиләр газ һөҗүме күнегүләре уздыра. Күнегүләрдә атлар да катнаша.

11
1915 елда Шампань төбәгендә француз хәрбиләре гыйбадәт кыла. Билгесез француз фотографы тупланмасыннан.

12
1916 елның 19 июлендә Фромлеста Германиянең газ һөҗүменнән соң британ хәрбиләре.

13
Русия хәрбиләре.

14
1916 елның 19 декабрендә Шампань төбәгендә француз офицеры француз хәрбиләре җирләнгән урында.

15
Француз хәрбиләре 1917 елның 1 октябрендә Франциянең төньягында, Вердун шәһәре янындагы бәрелештә һәлак булган иптәшләренең мәетләрен җыя.

16
Датасыз фотода Франциянең төньягында, Аррас шәһәре янында француз хәрбиләре төшке аш ашый. Билгесез француз фотографы тупланмасыннан.

17
Датасыз фотода Франциянең төньягында эт Бельгия пулеметын тартып бара.

18
1918 елның 10 апрелендә Франциянең Эстер шәһәре янындагы бәрелештә Германия хәрбиләре ягыннан газ һөҗүмендә сукырайган британ хәрбиләре табибларга күренергә чират тора.

19
1918 елның сентябрендә Бельгиянең сугышта җимерелгән бер авылында Американың "Форд" ашыгыч ярдәм машинасы.