Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиста матбугатка басым артты


Дөньяда 3 майда матбугат иреге көне билгеләнә. "Freedom House" 2009 елда матбугат торышы турында хисап әзерләде.

"Freedom House" хисабына караганда, дөньядагы икътисади авырлыклар барлык илләрдә диярлек матбугат чараларына йогынты ясаган. Әгәр ачык җәмгыятьләрдә бу йогынты акча җитмәү булса, матбугат иреге элек тә начар булган илләрдә хакимиятләрнең басымы тагын да арткан.

Узган елда oешма 195 илдә эшләгән басма чаралары, радио һәм телевидение, интернетның иреклек дәрәҗәләрен тикшергән. Иленә карап мәгълүмат чараларына "ирекле", "өлешчә ирекле", "ирекле түгел" дигән дәрәҗә бирелгән.

2008 елда Үзәк һәм Көнчыгыш Европа халкының 56% матбугат иреге булмаган мохиттә яшәгәне ачыкланган.

"Үзәк Европаның Чехия, Маҗарстан һәм Польша кебек илләре "ирекле" матбугат мохитен кризис чорында да саклап калды", диде хисап авторларының берсе Кристофер Волкер.

Аның сүзләренә караганда, элекке Советлар Берлеге илләрендә матбугат иреге дәрәҗәсе төшкән.

Русия "ирекле түгел"ләр исемлегендә

Кристофер Волкер
2003 елда "Freedom House" Русиядәге матбугат торышын "өлешчә ирекле" дип бәяләгән иде. Шуннан бирле мәгълүмат чараларына басымның артуы сәбәпле иреклек дәрәҗәсе дә кимеде.

"Соңгы елларда Русиядә даими рәвештә мәгълүмат чараларына басымның артуын күзәтәбез. Узган ел да чыгарма булмады. Матбугатка булган басымны хөкем итүче бәйсез хөкем идарәсе юк," диде Волкер.

Русия президенты Дмитрий Медведевның оппозициядәге "Новая Газета" басмасына әңгәмә биргәнен Волкер "яхшы күренеш, әмма Русиядә төрле мәгълүмат чараларының тавышын даими биреп тору кирәк," диде.
XS
SM
MD
LG