Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Конституция үзгәрешләренә тавыш бирү көнен күчерде


Владимир Путин
Владимир Путин

Путин Конституциягә үзгәрешләр хакында тавыш бирүне соңгарак вакытка күчерде. Русия президенты коронавирус эпидемиясе белән бәйле вазгыять турында халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

22 апрельгә билгеләнгән Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирү соңгарак күчерелә. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин коронавирус сәбәпле чаралар турында халыкка мөрәҗәгатендә белдерде. Тавыш бирүнең яңа датасы әйтелмәде.

Моннан тыш, киләсе атна бөтен илдә эшләми торган атна дип игълан ителә.

Путин русияләрне коронавирус таралу куркынычы вакытында үз-үзләренә һәм якыннарына карата игътибарлы булырга, иминлек максатыннан куелган таләпләрне үтәргә чакырды.

Моннан тыш, социаль өлкәдә чаралар турында хәбәр иттелде. Аерым алганда, бөтен социаль ташламалар киләсе ярты елга автомат рәвештә озайтыла, андый түләүләр алучы кешеләр белешмәләр алып йөрергә тиеш булмаячак.

Икенче дөнья сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына түләнәчәк 75 мең һәм 50 мең сум акча алдан, май бәйрәмнәренә кадәр бирелергә тиеш.

Ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 3 яшькәчә булган һәр баласына ай саен бишәр мең күләмендә түләп бару тәкъдим ителде.

Моннан тыш Путин яңгыраткан башка чаралар:

  • Банкларда 1 миллион сумнан артып киткән кертемнәрдән алынган керемгә 13 процент күләмендә салым алыначак Бу шулай ук кыйммәтле кәгазьләр тотучыларга да кагыла.
  • "Больничный" акчасы кимендә бер минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә булачак.
  • Эшсезлек буенча дәүләт ярдәме дә бер МРОТ күләменә кадәр арттырыла
  • Ипотека яки кредит түләүчеләргә (физик затлар һәм эшмәкәрләргә) кредит каникуллары бирелә.
  • Пандемиядан зыян күргән өлкәләрдәге кече ширкәтләргә өстәмә кыйммәт салымыннан (НДС) тыш барлык салымнарны соңрак түләү рөхсәт ителә, шулай ук социаль иминият түләүләре буенча да ярдәм чаралары каралачак. Зыян күргән тармаклардагы ширкәтләрнең бөлгенлеккә төшү турында гаризаларын кабул итүгә ярты еллык мораторий кертелә.
  • Кече һәм урта ширкәтләр өчен иминият түләүләре күләме ике мәртәбә киметелә.
  • Русия ширкәтләренең чит илдәге оффшорларга китүче керемнәренә 15 процент күләмендә салым салына.

XS
SM
MD
LG