Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗилар Гарафәт тавында дога кылды


Хаҗ гыйбадәте өчен дөньяның төрле илләреннән килгән ике миллионнан артык мөселман Гарафәт тавында дога кылды.

Хаҗ вазыйфасының иң мөһим кагыйдәләреннән берсен үтәр өчен Мәккәдә җыелган хаҗилар бүген Гарафәт тавына менде.

Моннан нәкъ 14 гасыр элек пәйгамбәр Мөхәммәт (сгв) соңгы саубуллашу сүзләрен мөселманнарга шушы тауда әйткән булган. Бу җир дөньяның төрле почмагыннан килгән мөселманнар өчен мөһим һәм изге урын булып тора.

Гарафәт тавына килгән мөселманнар бәйрәм алдыннан дога укый. Алар бу көнне оҗмах ишекләренең ачылачагына һәм догаларының кабул булачагына ышана.

Сүриядән хаҗ вазыйфасы өчен Гарафәт тавына килгән Мөхәммәт Бабаки хисләре белән болай уртаклашты.

Бабаки: "Бу аңлатылмас бер хис, гөнаһлар гафу ителгән көндә Раббыбыз безне ярлыкап һәм гыйбaдәтебезне кабул итсен иде", ди.

Йөз меңнәрчә ихрам, ягъни ак сөлгеләр кигән хаҗилар таң белән Минага килде, төрле телләрдә "Ләббәйк Аллаһүммә ләббәйк... Раббым менә мин монда, синең чакыруын белән сиңа килдем" дигән сүзләр яңгырады.

Бүген чатырларда хәйрия ашлары таратылды, хаҗилар бу изге көндә дога кылды.

Хаҗ 14 ноябрь, ягъни якшәмбедә башланды.

хаҗ йоласы
Хаҗилар кояш баеганчыга кадәр ихрам киемнәре белән Гарафәт тавында чатырларда кунды.

Кояш баеганнан соң мөселманнар юлда ташлар җыеп шайтанга таш ыргыту өчен Мөздәлифәдә җыелды.

Хаҗилар Мөздәлифәдән соң пәйгамбәр Ибраһим галәһиссәламның улы Исмагыйльне корбан итәргә дип китергән җиргә - Минага кайта.

Гарәфәт тавы, Мөздәлифә һәм Мина арасында билгеле бер чик юк. Минада хаҗи булачак кешеләр шайтанга таш ыргыта. Беренче көн шайтанга таш ыргыткан һәм корбан чалган мөселманнар ахырда кырынып хаҗи була.

Хаҗилар соңыннан соңгы зиярәт һәм саубуллашу өчен Кәгъбәтуллага барып тәваф кыла.

Ислам шартларыннан берсе булган хаҗ, шулай итеп 5 көн дәвам итә.

Хаҗ гыйбадәтен мөмкинлеге булган һәр мөселман үз гомерендә кимендә бер мәртәбә кылырга тиеш дип исәпләнә.

Иминлек чаралары ныгытылды


Согуд рәсмиләре быел хаҗ өчен 1 миллион 700 мең чит ил кешесенә рөхсәт бирелүен әйтте. 200 меңнән артык хаҗи исә Согуд Гарәбстаны һәм якын гарәп илләреннән килгән. Шулай да, рөхсәтсез килгән хаҗилар да шактый күп икән. Хаҗ вакытында 2 миллионнан артык кеше бер җирдә җыела. Бу вакытта элекке елларда казалар ешрак була иде.

Рәсмиләр хаҗилaр өчен Гарафәт тавында кирәкле иминлек чараларының күрелүен әйтте. Согуд рәсмиләре сәфәрләрне тагын да рәхәтрәк башкару өчен быел яңа тәртип урнаштырылуын, иминлекнең тагын да ныграк күзәтелүен белдерә.
XS
SM
MD
LG