Accessibility links

Хаҗ кылу йоласы


Хаҗ (гарәпчә: الحج) ислам диненең биш шартының берсе.

Хаҗ елның билгеле көнендә Гарәфәттә булу һәм Кагъбәне кагыйдәләрне үтәп таваф кылынуны аңлата аңлата. Исламда матди хәле яхшы булган һәрбер мөселманның гомерендә бер тапкыр хаҗга баруы фараз кылынган, ягъни бу вазифа мөселманнар өчен диннең 5 шартыннан берсе.

Хаҗ вакытында изге җирләр зыярат кылына

Хаҗ хиҗре календарда Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә, ягъни 6 декябрьдә башлана. Хаҗилар бу көнне Мәккә шәһәреннән 15 чакрым ераклыктагы Гарәфә тавына менеп, көннең икенче яртысың монда уздыра. Аннаң таваф кылыр өчен кагъбәгә кайтыр алдыннан мөздәлифәдә таш җыеп минада шайтанга таш ыргыта.

Хаҗилар Мәккә шәһәре читендәге шәһәрчекләрдә җыелып, ихрамга керә

Хаҗ гамәлен үтәү кемнәргә фарыз?

“Чынлыкта, кешеләр өчен төзелгән беренче йорт – ул Мәккәдәге йорт (Кәгъбәтулла). Анда Ибраһим баскан урын бар. Мөмкинлеге булган һәм ул юлны үтәргә хәленнән килгән кешеләргә ул йортка хаҗ кылуны Аллаһы бурычлы итте” диелә Коръәндә(3. 96-97).

Хаҗы кайчан фарыз булган?

Хаҗ Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәт итүенең 9нчы елында фарыз кылынган.

Әлеге гыйбадәт турындагы Хаҗ сүрәсенең 27-28 аятендә булай әйтелгән:

"Кешеләргә хаҗ турында хәбәр ит: алар сиңа җәяүләп тә, төрле тирән чокырлардан килечү һәр төрле ябыкка да атланып килерләр!" (27)
"Аларга файдалы булган турында шаһит булыр өчен һәм билгеләнгән көннәрдә мал-туарлардан аларга бүләк ителгән йорт хайбаннары өстендә Аллаһ исемен искә төшерер өчен: Аларны ашагыз һәм мәхрүм факыйрьне туйдырыгыз!" (28)

Гарәфә тавы

Гарәфә тавы

сафа белән мәрвә арасы


шайтанга таш ыргыту

i

Sa
XS
SM
MD
LG