Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган хөкүмәте сугышчылар белән очрашты


Төркем башлыгы Гулбәтдин Хикмәтъяр
Төркем башлыгы Гулбәтдин Хикмәтъяр

Әфганстанның төньягында НАТО һәм Әфган хәрбиләренә каршы гыйсьянчы чаралар алып барган Хизб-и ислам төркеме вәкилләре Әфганстан президенты Карзаи белән очрашты.

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи, гыйсьянчы Хизб-и ислам төркеменең махсус вәкиле белән беренче тапкыр очрашты.

Очрашуның үз мәгънәсе бар. Ил башлыгы Карзаи сугышчы гамәлләрне бетерү максатында әл-Каидә белән бәйләнеше булмаган сугышчы төркемнәргә мөрәҗәгать итә. Ул гыйсьянчыларны коралны ташлап, Әфган хакимиятен бергәләшеп якларга чакыра.

Әфганстан хакимияте шулай ук киләсе атналарда илдәге барлык кабилә башлыклары белән дә махсус җыен уздырырга планлаштыра.

Хизб-и ислам илнең төньягында урнашкан гыйсьянчы төркем. Аларның максатлары Талибанга охшаш, ләкин бу ике төркем узган айларда низагка кергән иде.

Каршылыклы шәхес Хикмәтъяр җитәкчелегендәге сугышчылар, Әфганстанның көнчыгыш һәм көньягында НАТО һәм Әфган хәрбиләре белән сугыша. Илнең көньягында исә Талибан каршылык күрсәтә.

Гулбәтдин Хикмәтъяр һәм аның төркеме 1980 елларда Әфган-Совет сугышында әүзем катнашып, АКШтан хәрби ярдәм алган иде.

Хикмәтъяр кыска гына бер мөддәткә президент та булып алды. Ләкин күпләп кеше үлеменә китергән гыйсьянчы чаралардан соң, төркем АКШның кара исемлегенә кереп калды.

Хикмәтъяр Карзаи белән сөйләшүләрне башлау өчен үзенең урынбасары Кутбутдин Хәлал җитәкчелегендәге вәкиллек җибәрде.

Очрашу турында Карзаи сүзчесе Хамит Гилми: "Төркем вәкилләре тынычлык планы турында сөйләшер өчен Кабулга килде. Вәкилчелек тынычлык планында катнашу турында сөйләшү өчен президент Карзаи белән очраша", диде.

Хизб-и ислам төркеме яңа сайлау уздыруны һәм яңа конституция әзерләүне таләп итә.

Шулай ук төркем чит ил хәрбиләрен быелның июнь аена кадәр илдән чыгаруны сорый.

АКШ президенты Барак Обама билгеләгән чигенү вакыты исә, киләсе елга карала.

Хикмәтъяр бары тик чит ил хәрбиләренең чигенүе турындагы таләпләр кабул ителгән очракта гына, хакимият белән сөйләшәчәген белдергән иде.

Төркем сүзчесе Заргун тынычлык таләбен тагын бер кат сөйләшергә кирәк дип белдерә. Вәкилчелек бу мәсьәләне Талибан белән дә фикер алышырга җыена.

Карзаи хакимияте төркем белән очрашу булуын таныса да, бу хакта тәфсилле мәгълүмат бирми. Сөйләшүләр берничә көнгә сузылyы ихтимал. АКШ илчелеге исә, очрашуда АКШ рәсмиләренең дә катнашуы турындагы хәбәрләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG