Русия президенты Владимир Путин "Роскосмос" дәүләт корпорациясе башлыгын алыштырды. 2022 елдан баш мөдир булып торган Юрий Борисов урынына Русия транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов билгеләнде.
Кремль матбугат хезмәте белдерүендә җитәкчене ни сәбәпле алмаштырулары әйтелми.
2022 елның июлендә Борисов "Роскосмос"ка Дмитрий Рогозин урынына килгән иде.
Рогозин Роскосмосны 2018 елда җитәкли башлады, аңа кадәр ул хөкүмәттә вице-премьер иде. Ул идарә иткән чорда дәүләт корпорациясенең галәмгә сәүдәгә корылган ракет очырулары нык кимеде, "Роскосмос" орбитага космонавтларны чыгару өлкәсендә монополист булудан туктады һәм Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач, Европа галәм агентлыгы белән хезмәттәшлеген өзде.
Хәзерге вакытта Русия хакимиятләре Рогозинны Украинаның баскынлыктагы Запорожье өлкәсеннән "сенатор" дип игълан итте. Шулай ук ул үзен Донецки белән Луһански "халык республикаларындагы" Русия хуплый торган фетнәчеләрнең хәрби бүлекчәләре белән хезмәттәшлек итүче хәрби киңәшчеләр төркеме җитәкчесе дип атый.
Борисов "Роскосмос"ка билгеләнгәнче, Русия хөкүмәтендә саклану сәнәгате өчен һәм "Роскосмос" өчен җаваплы иде. Төрле вакытларда саклану министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып торды, 20 ел гаскәрдә хезмәт иткән.
68 яшьлек Юрий Борисов 2022 елдан бирле Украина президентының чикләүләр исемлегендә. Шулай ук Русия режимына якын кеше буларак аңа Канада да чикләүләр кертте.
39 яшьлек Дмитрий Баканов транспорт министрлыгында 2019 елдан бирле эшләде. Аңарчы ул "Роскосмос"ның элемтә системы операторы ширкәте — "Гонец" иярчен системы оешмасында җитәкче вазифада торды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум