Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Украина яңа баллистик ракетын сынап карады дип белдерде


Украинаның "Нептун" канатлы ракетын очыртып җибәрү. Архив фотосы
Украинаның "Нептун" канатлы ракетын очыртып җибәрү. Архив фотосы

Әлегә тулырак мәгълүмат юк.

Бүген 27 августта, матбугат очрашуында Украина президенты Владимир Зеленский Украина яңа баллистик ракетын сынап карады, ул уңышлы узды, дип белдерде. Тулырак мәгълүмат бирмәде, нечкәлекләрен ача алмавын әйтте. Трансляцияне Youtube-да каналында "Настоящее время" алып бара.

Украина президенты бу ракетны илдә беренчесе булды диде. Сынап караулар турындагы мәгълүматны хәбәр итәргәме дигән шикләр дә булды, диде. "Моның турында сөйләргә иртәрәк әле дип уйладым. Әмма хәрби сәнәгать оешмаларында тәүлек әйләнәсе эшләүче кешеләргә җәмәгатьчелек тә бәя бирүен теләдем", диде ул.

2023 елның сентябрендә Украина еракка очучы яңа ракетны сынап каравы турында белдергән иде. Илнең Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы сәркатибе Алексей Данилов үзенең социаль челтәрләрендә ракетны очыртып җибәрү видеосын чыгарды. Шушы ук видеоны Украинада ракет җиһазлары эшләүче алдынгы оешма - "Луч" кондуктор бюросы да чыгарган иде.

Ул чакта "Нептун" канатлы ракеты модификациясе турында сүз бара дип фаразланды. Ракет 2000нче еллар башыннан, берничә данәләп кенә җитештерелә, Киев аны Русия һөҗүменә җавап итеп куллана.

Совет чорыннан соң Украина баллистик ракетлар җитештермәде. "Южное" конструктор бюросы каты ягулыкла "Гром" ракет комплексы ясау белән шөгыльләнде, бу проектны өлешчә Согуд Гарәбстаны финанслады. 2022 елда Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, бу проектның язмышы турында хәбәр ителмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG