WSJ журналисты Эван Гершкович Русия колониясеннән АКШка әйләнеп кайтканнан соң үзенең беренче материалын чыгарды.
Ул Федераль иминлек хезмәтенең Контркүзләү операцияләре департаменты эшчәнлегенә багышлана. Журналист аны "Путинның иң куркыныч яшерен агентлыгы дип атый.
Департаментта ике меңләп кеше эшли, алар хәтта ФСБ күрсәткечләре белән чагыштырганда гына да бик мул хезмәт хакы, уңышлы "операцияләр" өчен бонуслар, ташламалы ипотека һәм Русиядәге курортларга иң яхшы юлламалар ала, диелә. Америка һәм Европа түрәләре әйтүенчә, бу департаментның бер генә хезмәткәре дә "Көнбатышка качмаган".
Гершкович Контркүзләү операцияләре департаментын "иң затлы" махсус хезмәт дип атый. Департамент "чит ил ватандашларын һәм алар белән хезмәттәшлектә шикләнелгән русияләрне күзәтү, куркыту яки кулга алу өчен йөзләгән мең хезмәткәрен җибәрү вәкаләтләренә ия", диелә язмада.
Контркүзләү операцияләре департаментын генерал-лейтенант Дмитрий Минаев җитәкли. Гершкович Минаевны ФСБның беренче хезмәте җитәкчесе Владислав Меньщиковка буйсына дип яза. Минаев "американнар арасыннан кулга алырдай кешеләрне, урыслар арасыннан аларга алмашырдай кешеләрне сайлап алуда мөһим роль уйный", дип яза.
Департамент үтәгән фәрманнарның берсе — ФСБ киллеры Вадим Красиковны азат итү, дип яза журналист.
Красиковны азат итү өчен "алдавыч" буларак департамент хезмәткәрләре махсус рәвештә Гершковичны һәм элек диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уиланны кулланган диелә язмада.
WSJ чыганаклары Контркүзләү операцияләре департаменты хезмәткәрләре саулану министрлыгының "чистартуларында" катнашты, Украинада диверсияләр оештырды һәм җирле түрәләр турында күзләү белешмәләре җыйды, дип сөйләгән. Гершкович әңгәмәдәшләре әйтүенчә, аерым алганда Украина Саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе башлыгы Кирилл Будановны үтерү омтылышы артында да әлеге департамент тора.
Шулай ук Контркүзләү операцияләре департаменты Совет берлегенең элекке илләрендә кешеләрне урлауны оештырды, дип сөйләгән WSJ-га Көнчыгыш Европа түрәләре. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, департамент хезмәткәрләре бер мәртәбә Эстония белән чикне үтеп чыккан, төтен гранаты шартлаткан һәм Эстония иминлек хезмәте хезмәткәрен урлаган. Алар аны Русия шымчысына алыштырырга теләгән.
- Эван Гершкович алты еллап Мәскәүдә яшәде, ул Американың The Wall Street Journal газеты өчен Русиядәге һәм Украинадагы вакыйгаларны яктыртты. Аның соңгы мәкаләсе The Wall Street Journal-да 2023 елның 28 мартында чыккан иде.
- Быел 19 июль көнне Екатеринбурдагы мәхкәмә ябык утырышта The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны шымчылык турындагы җинаять эше нигезендә 16 ел колониягә хөкем итте. Прокурор аны 18 елга утыртуны сораган иде.
- Гершкович - Совет берлеге чорыннан бирле шымчылыкта гаепләнгән беренче Америка журналисты булды. Тикшерү фаразынча, 2023 елның мартында Гершкович имештер "Американың үзәк күзләү идарәсе кушуы белән" Свердлау өлкәсендә "Уралвагонзавод" оешмасының эшчәнлеге турында яшерен мәгълүматлар җыйган. Бу оешма хәрби техника җитештерә һәм аны төзәтә. Тикшерү ышандыруынча, бу белешмәләр - дәүләт сере. Журналист тикшерү изоляторында 15 ай буе утырды. Шымчылык маддәсе нигезендә аны 10 елдан 20 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр иде.
- Гершкович гаебен танымады. Ул русиядә бары тик журналистлык эшчәнлеге белән генә шөгыльләнүен әйтте.
- АКШ һәм The Wall Street Journal вәкилләре бу җинаять эшен ялган гаепләүгә корылган дип атады.
- Быел 1 августта Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы узды. АКШ ватандашларыннан Русия Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны, Эван Гершковичны һәм Пол Уиланны азат итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум