Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 53 меңнән артык хәрбие үлүен раслады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә югалтуларның кабат арта башлавы сизелгән, бу Русия көчләренең Харьков юнәлешендә сугышуны дәвам итүләре белән бәйле булырга мөмкин диелә. Путин Харьков өлкәсенә һөҗүм итүне Белгород шәһәрен атышка тоткан өчен җавап дип атады.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле сугышта Русиянең кимендә 53 мең 586 хәрбие һәлак булган. Аларның исемнәрен ачык чыганаклар аша волонтерлар белән берлектә ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклаган.

Русиядә югалтуларның кабат арта башлавы сизелгән, бу Русия көчләренең Харьков юнәлешендә сугышуны дәвам итүләре белән бәйле булырга мөмкин диелә.

Иң күп үлүчеләрнең Башкортстаннан, Краснояр краеннан, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләреннән булуы әйтелә.

Путин Харьков өлкәсенә һөҗүм итүне Белгород шәһәрен атышка тоткан өчен җавап дип атады. Аның сүзләренчә, Русия гаскәренең Харьковны басып алырга нияте юк. Харьков юнәлешендә барган хәлләрне Путин "Украинаның гаебе" дип атады.

"Алар чик буендагы төбәкләрдәге, шул исәптән Белгородтагы торак кварталларны атышка тотуны дәвам итә. Анда бит сивилләр үлә, бу бит ап-ачык, шәһәр үзәгенә аталар. Мин бу дәвам итсә, санитар зона ясарга мәҗбүр булачакбыз дигән идем. Һәм без моны ясыйбыз да", диде ул.

Кремль "махсус хәрби операция" алып бару урынында (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) булган югалтулары турында мәгълүмат бирми. Моның өчен саклану министрлыгы җаваплы. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әйтте. Ул моны югалтулар турындагы белешмәләр - дәүләт сере һәм аларны тарату өчен аерым тәртип бар, дип аңлатты.

Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы ике ел элек 24 февральдә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1728, Башкортстаннан кимендә 2045 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG