Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 80 меңнән артык хәрбие үлүен раслады


Русия хәрбиләре. Иллюстратив фото
Русия хәрбиләре. Иллюстратив фото

Ихтыярилар арасында югалтуларның нык артуы дәвам итә, диелә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң ике-дүрт атна эчендә үлә. Югалтулар саны ягыннан беренче урыннарга Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе чыккан. 

Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле сугышта Русиянең кимендә 80 973 хәрбие һәлак булган. Аларның исемнәрен ачык чыганаклар аша волонтерлар белән берлектә ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклаган.

Фронтта һәлак булган хәрбиләрнең яртысыннан артыгы сугыш башланганга кадәр гаскәр белән бөтенләй бәйле булмаган, дип яза журналистлар.

Ихтыярилар арасында югалтуларның нык артуы дәвам итә, диелә. Журналистлар белдерүенчә, аларның күбесе фронтка киткәннән соң ике-дүрт атна эчендә үлә.

Ә менә сугышка төрмәдән җибәрелгәннәр арасында үлүчеләр саны киресенчә, кими: 2023 елда алар барлык югалтуларның 26 процентын тәшкил иткән булса, хәзер 18 процентын, дип исәпләп чыгарган журналистлар. Әмма тоткыннардан оешкан хәрби бүлекчәләрне элеккечә алгы сафка җибәрәләр, диелә.

Югалтулар саны ягыннан беренче урыннарга Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе чыккан.

Журналистлар Башкортстаннан 3366 хәрбинең үлүен ачыклаган. Ә Татарстаннан 3220 кеше сугышта үлгән, дип белдерә алар. Татарстанрасланган үлемнәр саны ягыннан беренче өчлектә. Ә журналистлар моны җирле волонтерлар актив эшләве, аларның үлүчеләр турында мәгълүматлар җыюы белән аңлата.

Шул рәвешле, Татарстаннан һәлак булучылар турында журналистлар раслаган саннар чынлыкта да республикадан күпме хәрби үлүе турындагы саннарга бик якын булырга мөмкин, диелә.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы ике ел элек 24 февральдә башланды. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 3340, Башкортстаннан кимендә 3624 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG