Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар Белыйга каршы берләшә


Башкортлар Руслан Белыйны җавапка тартырга чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

Русия мәзәкчесе Руслан Белыйның башкорт халкының милли герое Салават Юлаевны мыскыллавына башкортлар нәфрәт белдерә. Артист Уфада чыгыш ясап Салават Юлаевны бандит һәм юлбасар дип атады. "Башкорт" оешмасы атнакич Салават Юлаев һәйкәле янында каршылык чарасы үткәрә.

Русиянең ТНТ телеканалы мәзәкчесе Руслан Белый Уфада чыгышы вакытында Салават Юлаевны бандит дип атап, башкорт халкының ачуын чыгарды.

Дөресен әйткәндә, Юлаев – бандит һәм башкисәр

"Дөресен әйткәндә, Юлаев – бандит һәм башкисәр, ул бит хакимияткә каршы баш күтәргән, Екатерина IIгә каршы чыккан, ә аның патшалыгы чоры Русия империясенең чәчәк аткан чоры санала. Нәкъ менә ул Кырымны Русиягә кушкан һәм Кырымның тарихи яктан безнеке булуына без аңа рәхмәтле булырга тиеш" дигән артист.

"Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов Русия думасы депутатларын "Русия халыкларын кимсетүче" ТНТ телеканалы эшчәнлегенә игътибар итәргә чакырды.

"Бу канал элегрәк ингушларны кимсеткән иде, хәзер башкортлардан көлә башладылар. Андый канал безгә кирәкме? Бу мәсьәләне югары дәрәҗәдә күтәрергә кирәк" диде ул.

Алчынов бу хәлгә битараф булмаган кешеләрне атнакич Салават Юлаев һәйкәленә килеп чәчәк салырга һәм халык исеменнән видео мөрәҗәгать яздырырга чакырды.

Error rendering VK.

Социаль челтәрләрдә "Салават бандит түгел" дигән флешмоб тарала. Анда катнашучылар #салаватнебандит хештегы куелган язмаларында Юлаевны яклый, Белыйдан үз сүзләре өчен гафу үтенүен таләп итә.

Флешмобка танылган башкортлар да кушылды – спортчы Эльбрус Нигъмәтуллин, “Аргымак” төркеме солисты Ренат Рамазанов һәм башкалар бар.

Башкортлар өчен Салават Юлаев – каһарман

"Мине, башкорт кешесен, бу сүзләр рәнҗетте. Ул шушы әйткән сүзләре өчен безнең алда гафу үтенергә тиеш дип саныйм. Без, башкортлар өчен Салават Юлаев һәрвакыт милләтебезнең каһарманы булды, шулай булып кала да", дип язган Нигъмәтуллин.

Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев сүзләренчә, башкорт халкы Салават Юлаевны күңеленә һәм аңына гына түгел, рухына һәм канына сеңдергән.

Зәки Алибаев
Зәки Алибаев

"Безнең халык үз идеалларын ата һәм ана дәрәҗәсенә күтәргән. Элементар мәдәнияте булмаган һәм бу очракта башы эшләмәгән ниндидер "Кара Руслан" сәхнәдән торып безнең идеалларны мыскылларга тырыша икән, ул үзенең түбән дәрәҗәдәге арзан бер җан иясе булуын гына күрсәтә. Андый җан ияләрен Салават явы күп тапаган, күп изгәләгән. Бу адәм Салават токымнарының әле дә яу чабарга әзерлеген онытып җибәргән, күрәсең", ди ул.

Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Әмир Ишемгулов Белый Салават Юлаевны гына түгел, ә башкорт халкын да мыскыллады дип саный.

Бу адәм [Белый] Салават токымнарының әле дә яу чабарга әзерлеген онытып җибәргән, күрәсең

"Башкортстан халкы һәм җәмәгатьчелеге ТНТ телеканалы алып баручысы Руслан Белыйның башкорт халкының милли герое Салават Юлаевны мыскыллавына нәфрәт белдерә. Белый Уфада үз програмы белән чыгыш ясап Салават Юлаевны бандит һәм юлбасар дип атады. Ул башкорт телен кимсетеп башкорт халкын да мыскыллаудан тартынмады. Салават Юлаев - республиканың символы. Аның образы Башкортстанның дәүләт гербында урын алган. Аның исемендәге дәүләт бүләге бар. Бик күп төбәкләрдә урамнарга, ширкәтләргә, проспектларга Салават Юлаев исеме бирелгән.

Әмир Ишемгулов
Әмир Ишемгулов

ТНТ телеканалы алып баручысы үзенең җүнсез икәнен, мәдәни кимәлен генә күрсәтеп калмады, башкорт халкын да мыскыллады. Аның провокацион белдерүе милләтара мөнәсәбәтләрне какшатуы, Русия дәүләтчелеге нигезләрен какшатуы ихтимал. Шуннан чыгып Бөтендөнья башкортлары корылтае ТНТ телеканалы җитәкчелеген һәм шәхсән Руслан Белыйны башкорт халкыннан гафу үтенергә чакыра. Юкса, Русия баш прокурорына бу фактны җентекләп тикшерүне сорап хат җибәреләчәк", ди ул.

Ишемгулов әйтүенчә, ТНТ телеканалы социаль челтәрдән Руслан Белыйның башкорт халкына карата әйтелгән сүзләрен алып ташларга тиеш. Башкортстанда ТНТ телеканалы җитәкчелегенә махсус мөрәҗәгать әзерләнә. Имзалар җыелган мөрәҗәгать Мәскәүгә җибәрелергә тиеш. Шулай ук Руслан Белыйны Уфадагы чыгышына карата хокукый бәя дә биреләчәк. Бу эш белән республика прокуратурасы шөгыльләнә башлаган.

XS
SM
MD
LG