Төньяк Кавказда мәктәпләрдә иминлек ныгытыла

Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев уку елы башланыр алдыннан Төньяк Кавказда мәктәпләрдә өстәмә иминлек чаралары күрергә кушты.

Төбәктә террор төркемнәре үз эшчәнлекләрен арттырды, 1 сентябрь бәйрәменең исән-имин итүен тәэмин итү кирәк, диде министр.

Русия президенты Дмитрий Медведев Төньяк Кавказда вәзгыятьнең начарая баруын таныды.