Эшмәкәрлек кыйбласы Мәккә ягында

Йөзгә якын Русия эшмәкәренең махсус очкычка утырып Җиддәгә барып, анда сәүдә-сәнәгать турында киңәш тотуы гадәти хәл түгел.
17-21 октябрь көннәрендә Согуд Гарәбстанында “Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасында сәүдә-сәнәгать хезмәттәшлегенең киләчәге” дип аталган Русиянең икенче күргәзмәсе кысаларында бизнес-форум да үтте.

Хәзер ислам дөньясына шикләнеп карау да, аның белән кызыксыну да, көчәеп килгән ислам икътисады белән хезмәттәшлек итәргә теләү дә очрап тора. Ел саен нефть базарына Русия 450 миллион тонна чамасы сатса, Согуд Гарәбстаны аннан да күбрәк нефть сатып, якын һәм урта көнчыгыштагы сәяси климатка зур тәэсир ясый. Эр-Риадка һәм Согуд Гарәбстатынының диңгез порты, сәүдә үзәге булып хезмәт иткән Җиддә каласына төре илләрнең эшмәкәрләре, сәясәтчеләре килеп тора.

Ул гына да түгел, нәкъ шушы ил бөтен ислам дөньясының рухи үзәге булып тора. Көн саен Мәккә каласында урнашкан Кәгъбә ташына карап дөньядагы бер миллиард ярым мөселман намаз укый. Дистәләрчә илләрдән ел саен 2 миллионлап мөселман Мәккәгә хаҗга килә.


Башка дин, башка кыйтга вәкилләре дә гарәп ярымутравына үтеп керергә омтыла. Русия 2 миллионнан артык квадрат километр җире булган Согуд Гарәбстаны белән якынаерга тырыша. Моның өчен соңгы елларда күп кенә чаралар күрелә. Әйтик, Ислам конференциясе оешмасына күзәтүче булып керү, Русия һәм ислам дөньясы турында стратегик – аналитик форумнар үткәрү шуны чагылдыра. Узган елда Петербурда Русия-Гарәп эшлекле шурасының утырышы оештырылды. Быел октябрь ахырында Җиддәдә шундый ук икенче форум үтте.

Форумга Русиянең дистәләрчә ширкәте үзенең вәкилләрен җибәргән. Күргәзмәдә катнашучылар арасында зур корпорацияләр һәм нефть чималы эшкәртү, сату белән шөгыльләнүче эре компанияләр аз иде. Нигездә урта һәм кече эшмәкәрләр гарәп базарына чыгарга омтыла.

Русия-Гарәп эшлекле форумы шурасының рәисе АФК “Система” башлыгы Владимир Евтушенков үзе бирегә килмәгән иде. Аның урынына АФК “Система”ның халыкара элемтәләр департаменты мөдире Владимир Иванов килгән иде. Эшлекле шураның башкарма мөдире Татьяна Гвилава Русия тарафыннан төп җитәкче булды. Русиянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе Виктор Кудрявцев, Русиянең Җиддәдәге генераль консулы Сергей Кузнецов эшлекле форумның һәр гамәлендә катнаштылар. Русия президентының ислам конференциясе илләрендәге вәкиле Камил Исхаков та бу икътисади-сәяси ярминкәдән читтә калмады.

Мәскәү, Волгоград, Уфа, Екатеринбур, Махачкала, Петербур, Саха Якутия һәм башка төбәкләрнең ширкәтләре үз товарларын китергән.


Гуманитар тармак һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә форумның үзәгендә булды. Чит илләргә тапшырулар алып баручы “Russia Today” телевидениесенең “Русия Аль-Яум” каналы җитәкчелеге вәкиле Айдар Аганин вәзгыятьне өйрәнеп, үз каналының мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышты.

Милләттәшебез Айдар Аганин гарәпчә иркен сөйләшә. Форумда ул рус һәм гарәп телләрендә мөһим белдерүләр ясады. 300ләп кеше эшләгән бу каналны рекламалау өчен гарәп илләрендә 2 миллион долларлык мәгълүмат продукты таратылган. 30 миллион доллар чыгымнар тотып эшләүче бу канал үзенең максатын яхшы белә. Ул бу төбәктә Русиянең СNN каналы вазыйфасын үтәп, Русия сәясәтен яктырта.

Татьяна Гвилава белдергәнчә, Русия-Гарәп эшчәнлеге хәзергә бөтен куәтен җигеп эшләп китә алмый. Әмма бу өметле юнәлеш бик күпләрне кызыксындыра.

Татарстан һәм татарлар форумда актив катнашты. Күпчелек делегацияләрдә тәрҗемәче, эксперт вазыйфаларын татарлар үтәде. Җиддәдәге Русия консуллыгында, ислам конференциясе илләрендәге Русия вәкилчелегендә дә татар эшли. Татарстан хөкүмәте урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге вәкилчелек башкалардан аерылып торды. Биредә “Алтын мөнбәр” ислам киносы фестивале проекты тәкъдим ителде.


Бу проект күпләр өчен сенсация буларак кабул ителде. Фестиваль турында видео тәлинкәләр, китаплар белән таныштыру, Татарстанның мәдәнияте, тарихы, көнкүреше турында аңлату гарәпләргә дә, русияләргә дә кызык булды. Мөселман эшмәкәрләре һәм дипломатлар Казанда үтүче кинофестиваль турында ишеткәннәр һәм киләчәктә бу чарада инвестиция проектлары белән катнашу турында уйлыйлар.

“Мәдәният хезмәткәрләренең әлеге форумда катнашуы очраклы түгел. Чөнки Казанда укучы “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале хезмәттәшлек, үзара аңлашу, танышу өчен мәйдан булып тора. Халыклар үзара төрле телдә аралашканда, тәрҗемә кирәк. Ә мәдәният, сәнгать ярдәмендә без үз халкыбызны таныта алабыз.

Алай гына да түгел, бүгенге заманда мәдәният иң нәтиҗәле һәм ышанычлы тәрҗемә булып тора. Соңгы вакытта бәлки нәкъ менә шуның өчен “Алтын мөнбәр” киноларын караучылар арасында эшмәкәрләр күп. Алар химаяче генә булып калмыйча, әлеге кинофестивальне киләчәктә халыкара татулык, аңлашуга инвестиция дип саныйлар”, диде Зилә Вәлиева.

Казаннан китерелгән 30 кг ике зур чәкчәкне авыз итмәүче калмады. Пленар утырыш тәмамланганнан соң, форумга килүчеләр арасында мөселманнар Мәккәгә барып, Гомрә хаҗы кылулары Согуд Гарәбстаны журналистлары һәм сәясәтчеләрендә якынаю теләген көчәйтте.


Әйтергә кирәк, узган гасырның 1925-1937 елларында Хиджаз, аннары Согуд Гарәбстанындагы Совет Берлеге илчесе Кәрим Хәкимов та Кәгъбә ташы ягына барып, Гомрә хаҗы үтеп, үзенең биредәге эшчәнлеген башлап җибәргән. Мәдәни очрашулар вакытында Кәрим Хәкимовның туган авылы Дүсәндә ачылган музей, М. Гафури исемендәге театрда аңа багышланган спектакль куелу турында мәгълүматлар, фото рәсемнәр Согуд Гарәбстаны мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгына тапшырылды. 20нче гасыр башындагы дипломатик элемтәләр тарихын өйрәнү киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Татарстан премьер-министр урынбасарын Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Әбү Бәкр үз йортында кабул итте. Аннары Казан кунаклары Җиддәнең рәссамнар галереясына барып, гарәпләрнең хәзерге заман сәнгате белән танышты.

Сәфәрнең ахырында Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгында рәсми сөйләшүләр булды. Анда 2007 елның июнендә Казанда Согуд Гарәбстаны көннәренең уңышлы үтүе искә алынды. Киләсе 2010 елда Җиддәдә Татарстан мәдәнияте көннәрен оештыру белән бәйле конкрет чаралар билгеләнде.