Чернобыль казасына 22 ел

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом станциясендә булган шартлау 4нче реакторының мең тонналы капкачын тар-мар китерде. Шартлау нәтиҗәсендә иң башта 2 кеше һәлак булды, аннары 3 ай эчендә тагын 29 коткаручы вафат булды. Чит ил галимнәре көчле нурланыш таралуын теркәсә дә, совет рәсмиләре атом казасы булганын танырга ашыкмады.

Шартлау нәтиҗәсендә икенче дөнья сугышы вакытында Хиросима һәм Нагасакига ташланган атом бомбаларыннан 100 тапкыр күбрәк нурланыш таралып, Украина, Беларус һәм Русиянең зур өлешен зарарлады. Иң зур зыян күргән шәһәрләрнең берсе, Припять шәһәрен 50 меңләп кеше ташлап китте. Чернобыль тирәсендәге зона яшәү өчен иминсез булып кала.

Атом станциясен нурланыш калдыкларыннан тазарту өчен совет хөкүмәте анда әзерлексез, начар җиһазланган дистәләгән мең эшче һәм хәрби җибәрде. Күбесе каты авырды йә вафат булды, исән калганнары акчалата бик аз ярдәм алды. Украинаның Славутич шәһәрендә “ликвидаторлар” истәлегенә куелган һәйкәл.

Чернобыль нурланышыннан килгән зыянның күләме билгесез булып кала. 2006 елда БМО идарәсе үлүчеләр саны 4 мең булачак дигән иде. Greenpeace оешмасы 200 меңләп кеше инде үлгән дип белдерә. Атом казасыннан соң Минскида төзелгән онкология үзәгендә бер бала тәрәзәдән карап тора.

Зарарланган төбәкләрдән 350 меңнән артык кеше күчерелде, ләкин 5.5 миллион чамасы кеше анда яшәп калды. Сәләмәтлеккә куркыныч тудырган кайбер азык-төлекләр бу төбәктән Мәскәү һәм Петербур базарларына барып иреште. Беларусның Губаревичи авылында сөттәге нурланышны тикшерү.

Зарарлы төбәктә ташландык авыллар. Баштагы нурланыш тереклекнең шактый өлешен кырды. Соңрак бу кешесез урыннарга табигать кайтты. Кыргый хайваннар зарарланган булса да, гомумән, сәләмәт. Беларус бу төбәкне табигый сакланма дип игълан итте. Украина да шулай итергә җыена.

Реактордан таралган нурланышны туктату өчен ашык-пошык корылган саркофаг тиз арада тузды. Украина рәсмиләре корычтан яңа саркофаг кору турында белдерде, әммә бу эш әле башланды гына һәм 100 елга сузылыр дип көтелә. Халыкара хупланган бу яңа корылма $1 миллиардка төшәчәк.

Беларуста Чернобыль казасы һәм сәяси, һәм тирә-юнь мохит мәсьәләсе булып кала. Оппозиция президент Александр Лукашенканы Чернобыль калдырган мәсьәләләрне тиешле дәрәҗәдә чишә алмауда гаепли һәм ел саен 26 апрель көнне “Чернобыль юлы” дип аталган йөреш үткәрә.