Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чернобыльдәге атом шартлавына 27 ел


Чернобыль: табигать, һәйкәлләр, корылмалар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Чернобыль: табигать, һәйкәлләр, корылмалар

Чернобыль атом электр станциясенең шартлау булган реакторы өстендә яңа саклагыч калкан төзелә. Инде аның тирәсендә үлемгә китерерлек дәрәҗәдә нурланыш юк диярлек.

Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 27 ел тулды. Элекке Советлар Берлегендәге күп кенә илләрдә җомга көнне әлеге каза корбаннарын искә алдылар. Төп чаралар Украина, Беларус һәм Русиядә узды.

Казанда Чернобыль казасы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 3588 кешенең исеме язылган һәйкәл янында әлеге һәлакәткә каршы көрәштә катнашучыларга багышланган митинг узды.

Уфада Химиклар мәдәният сарае янындагы паркта Чернобыль казасына каршы көрәшкән башкортстаннар хөрмәтенә куелачак һәйкәл урынына чәчәкләр салынды.

Чернобыль атом станциясендәге шартлау нәтиҗәсендә тирә якка барлыгы 50 миллион кюри күләмендә нурланышлы матдәләр тарала. Бу Хиросимада шартлаган атом бомбасы нурланышыннан 500 мәртәбә күбрәк дигән сүз.

Баштарак совет хакимияте бу каза турында хәбәрне халыктан яшерә һәм күпләр сәламәтлеккә зыянлы нурланыш ала. Берничә көн үткәч кенә шартлау урыныннан 30 чакрымга кадәр ераклыкта яшәгән кешеләрне читкәрәк күчерәләр.

Шартлау булган урыннан нурланыш чыгу аның өстендә саклагыч калкан (саркофаг) төзелгәч, 1986 елның ноябрендә генә туктый. Ул калкан искерү сәбәпле хәзер аның өстендә яңа калкан төзелә. Бу төзелешнең бәясе 935 миллион евро булыр дип исәпләнә. Төзелеш өчен акчаның зур өлешен Европа Берлеге бирә.

Хәзер Чернобыль атом электр станциясе тирәсендәге зонага керү рөхсәт ителә. Рөхсәт алу өчен андагы идарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда инде үлемгә китерерлек дәрәҗәдә нурланыш юк диярлек. Шуңа анда барырга теләүчеләр арта бара. Берничә ел элек анда рәсми булмаган экстрим-туризм кәсебе дә оеша башлаган иде.

Чернобыльгә рәхим итегез
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00
йөкләү

Әмма соңрак мондый туризмны тыйдылар. Хәзер зонаны карарга килүчеләр анда "мәгълумат алу максатындагы экскурсия кылучылар" статусында рәсми рәвештә керә ала. Әмма туристларны иң нык җәлеп иткән якындагы Припять шәһәренә керү гомумән тыела. Бу андагы искергән йортларның җимерелә башлавы белән аңлатыла. Азатлык радиосының Украинадагы хәбәрчесе әйтүенчә, берничә көн элек кенә ул Припять шәһәрендәге бер элекке ресторан бинасына кергәч бинаның бер өлеше аның күз алдында җимерелгән.
XS
SM
MD
LG