Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АЭС төзи: бомбага тиң станция


Русия яңа Балтыйк атом электр станциясен төзүгә кереште. Ул Литва чигеннән 20 чакрым гына урнашкан. Бу җирле кешеләрдә һәм экологларда борчу тудыра.

Русия түрәләре пәнҗешәмбе көнне яңа атом электр станциясен төзү урынына беренче нигез ташы салды. Ул Русиянең көнбатышындагы Калининград өлкәсенең Немански районында төзеләчәк.

Әлеге тантаналы чарада Русия вице-премьеры Сергей Иванов, Калининград өлкәсе губернаторы Георгий Боос һәм Росатом оешмасы җитәкчесе Сергей Кириенко катнашты.

Литва чигеннән 20 чакрым ераклыкта гына урнашачак атом электр станциясен төзү урыны җирле халык һәм экологларда борчу уятты. Чөнки 1986 елгы Чернобыльдә булган шартлау күпләрнең күңелендә әле дә саклана.

Ул чакта Украина, Беларус һәм Русиянең кайбер районнарыннан 300 меңнән артык кеше күчерелде.

Чернобыльнең киләчәктә кеше сәламәтлегенә зыяны турында мәгълүматлар әле дә юк. Әмма БМО зыян күргән районнарда өстәмә нурланыш нәтиҗәсендә 4 мең кеше үлү ихтималлыгын әйтә.

Академик Алексей Яблоков фикеренчә, атом электр станциясен төзү әле дә куркыныч булып кала.

“Әлбәттә, заманча электр станцияләре Чернобыль белән чагыштырганда иминрәк. Әмма ул барыбер шактый куркыныч. Чөнки һәрбер атом станциясе бомба кебек шартларга мөмкин. Аның нәтиҗәсе Чернобыльдәге кебек аяныч булачак. Гәрчә зыяны 10 тапкырга азрак булса да, бу миллионланган кешенең гасырларга сузылачак фаҗигасе дигән сүз”, ди ул.

Росатом тынычландыра

Росатом оешмасы проект Европа таләпләренә туры китереләчәк һәм тулысынча куркынычсыз булачак дип ышандыра. Оешманың сүзчесе Сергей Новиков әйтүенчә, Чернобыльдән соң атом куркынычсызлыгы мәсьәләсенә игътибар артты һәм хакимият яңа корылма турында барлык яңалыкны җәмәгатьчелеккә җиткереп торырга планлаштыра.

“Әгәр Чернобыль белән чагыштырсак, монда сүз бөтенләй башка реактор турында бара. Әле Балтыйк станциясенең беренче чираты 2016 елда гамәлгә тапшырылганчы ук без белем бирүгә юнәлдерелгән яңа мәгълүмат үзәге ачачакбыз”, ди ул.

Экологларны шулай ук атом ягулыгы калдыкларын юк итү мәсьәләсе борчый.

Хөкүмәткә карамаган ЭКОперестроика оешмасы вәкиле Рәшит Әлимов сүзләренчә, проектта бу мәсьәлә турында әле тулы мәгълүмат юк.

“Анда калдыкларны эшкәртү корылмаларына җибәрәчәкләр дигән сүз генә бар. Атом калдыкларын чыгаруның бер юлы нәкъ Литва аша поезда. Һәм су юлы буйлап, Балтыйк диңгезе аша. Бу шулай ук бик куркыныч”, ди ул.

Җәмәгатьчелек ни уйлый?

“Калининградский экспресс” газетасы уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның 43% корылмага каршы чыга, ә 26% куркынычсызлык ягы истә тотылганда моңа риза дип белдерә. Әлимов сүзләренчә, җәмәгатьчелек фикере тиешлечә истә тотылмый.

“Җәмәгатьчелекнең бу эшкә тәэсире яисә аларның карар кабул итүгә катнашу мөмкинлеге җитәрлек түгел”, ди ул.

Русия премьер-министры Владимир Путин Балтыйк атом станциясенең ике блогын төзү карарын 2009 елның сентябрендә имзалаган иде.

Аның беренчесе - 2016, ә икенчесе 2018 елны гамәлгә керәчәк. Блокның һәрберсе 1150 мегаватт электр энергиясе җитештерү көченә ия булачак.

Проектның тулы бәясе – 194 миллиард сум.

Яңа корылма Калининградтан тыш, Европа базарына да электр энергиясе чыгарыр дип күздә тотыла.

Бу чит ил инвесторларына да ачык булган беренче проект. Әмма әлегә анда нинди ширкәтнең катнашачагы мәгълүм түгел.

Элегрәк бу айда Литва президенты Даля Грибаускайте үз иленең әлеге проектка кушылмавын әйтте. Шулай ук ул үз яңа электр станциясен төзергә планлаштыруын җиткерде.
XS
SM
MD
LG