Русиянең теннис федерациясе президенты һәм күп еллар буе Дэвис Кубкында Русиянең җыелма такымын җитәкләгән Шамил Тарпищев үзенең милләттәше Марат Сафинга эш тапты.
Тарпищев әйтүенчә, Сафин теннис федерациясендә эшләячәк.
“Аңа Русиядә үткәрелүче халыкара теннис турнирларының статусын күтәрү сөйләшүләре эше йөкләнә”, - диде Тарпищев.
Заманында дөньяның беренче ракеты булган Сафин быел теннис белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүен туктатты.
Русия теннис федерациясендәге вазифадан тыш Сафин Русия Олимпия комитеты вице-президенты вазифасына да дәгъва итә. Комитетка сайлаулар 17 декабрьдә үтәчәк.
Тарпищев аның бу вазифага дәгъвасын да яклап чыкты.