Татарстандагы башкорт мохтарияте бәйрәме

Сәлимә Габдрахманова, Нинель Юлтыева, Рәиф Тукташев. - Казандагы билгеле зыялылар Сәлимә Габдрахманова, Нинель Юлтыева, Рәиф Тукташев бәйрәмдә беренче рәттә утырды. ğamil nur

Татарстан башкортлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фирдәвес Бәширова. - Татарстан башкортлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фирдәвес Бәширова татар белән башкортны бер халык, дип саный.

Алия Насыйбуллина Казан кызы. - Алия Насыйбуллина 18 гимназиядә укый. Якшәмбе мәктәбендә башкорт мәдәниятен өйрәнә. Ул "Шәл бәйләдем" җырын өйрәнеп килгән.

Уфадан бу чарада Бөтендөнья башкортлар корылтае вәкиле, мәдәният министрлыгы һәм президент аппараты белгечләре катнашты. - Уфадан бу чарада Бөтендөнья башкортлар корылтае вәкиле, мәдәният министрлыгы һәм президент аппараты белгечләре катнашты.

Җете кызыл төсләр кушылган башкорт сөлгеләре бизәкләре. - Башкорт сөлгеләре, рәссамнарның картиналары, милли уенчыклардан күргәзмә ясалды. Сөлгеләрдә җете кызыл төсләр өстенлек итә.

Бәйрәмдә төрле милләт кешеләре катнашты. - Шәрык кызлары стилендә милли кием кигән кыз башкорт бәйрәмендә катнашты.

Сабадан килгән җырчы Чулпан Билалова. - Чулпан ханым Билалова Сабада яши. Ул татар кешесе. Башкорт милләтеннән булган танышын яклап бәйрәмгә килгән.

Башкорт милли киемле ханым. - Бәйрәмгә ямь өстәп үзешчән башкорт артистлары милли киемнәрдән йөрде.

Башкорт милли киемен кигән кыз. - Башкорт җырлары, биюләре, музыкасы башкарылды. Катнашучылар, башкорт халкын җырсыз-моңсыз яши алмый, дип аңлатты.

Казаннан Әмир Гафаров. - Казанлы Әмир Гафаров башкорт җыры "Бөрьян егетләрен" татар телендә башкарды.

Башкорт киемле ханымнар. - Җыелышка Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрдә яшәүче башкорт активистлары килде. Татарстанда 16 мең башкорт яши, дип санала.