Русия президенты Сүриягә килде

Русия президенты Дмитрий Медведев Сүриягә килде.

Дәмәшктә Русия илбашы Сүрия президенты Башар әл-Асад белән очрашачак. Сөйләшүләр сәүдә-икътисади һәм хәрби хезмәттәшлек тирәсендә барыр, дип көтелә. Шулай ук ике ил җитәкчеләре Якын Көнчыгышта солых урнаштыру турында фикер алышачак.

Сишәмбе көнне Медведев Әнкарага барып Төркия җитәкчелеге белән очрашачак.