Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Русия арасында визасыз режим башланырмы?


Төркия белән Русия арасында визасыз режим башлау турындагы килешү ике ил вәкилләре тарафыннан каралa. Русия президентының 11-12 май көннәрендә Төркиягә булачак сәфәре вакытында килешү имзаланган очракта, аның гамәлгә ашачагы белдерелә.

Төркиянең Мәскәү илчесе Халил Акынҗы төрек хәбәр агентлыгына ясаган белдерүендә, визаларны бетерү турындагы килешүнең ике илнең рәсми даирәләрендә каралуын һәм тәкъдимнәрнең ике илнең үз эчендә раслану процессының башлануын әйтте.

Килешү турында ике ил вәкилләре гомумән алганда ризалашкан.

Быел гамәлгә керер дип көтелгән визаларны бетерү тәкъдимен беренче тапкыр Төркия премьеры Тайип Эрдоган декабрь аенда Мәскәүгә булган сәфәре вакытында күтәреп чыккан иде. Русия ягының бу тәкъдим белән килешүеннән соң, ике ил рәсмиләре тарафыннан чаралар күрелә башлады.

Карарда Төркия һәм Русия ватандашларын бер ай мөддәтле туристик сәфәрләрендә виза таләбен гамәлдән чыгару истә тотыла. Ләкин Русиядә укыганнарга, яисә эшләгәннәр өчен виза режимы дәвам итәчәк.

Виза режимының гамәлдән чыгару гамәле, әле дә совет вакытыннан бирле дәвам иткән һәм Русия тарафыннан бик "җентекләп" башкарылган кайбер кагыйдәләргә ничек тәэсир итәчәге әлегә билгесез. Русиядә әле дә илгә кергән һәр бер чит ил ватандашы 3 көн эчендә барып теркәлергә тиеш.

"Һава аланнарына ашыкмагыз"

Русиянең Истанбулдагы вәкиллеге Русия белән Төркия арасында имзалануы көтелгән килешүнең кабул итүеннән соң, аның әле тиз арада гамәлгә ашмаячагын, моның өчен бераз көтәргә туры киләчәген әйтте.

Русия вәкилчелеге "Һава аланнарына ашыкмаска һәм илчелек сайтындагы белдерүләрне күзәтеп барырга" чакыра.

Русиянең Истанбулдагы вәкиле Ерхоив: "Төрек һәм Русия белгечләр әле визасыз сәяхәт итү шартларын әзерли, аларның бу эше сәяхәт вакытына өлгерүен белмим, ләкин мондый килешү булачагына шигем юк", дип белдерде.

Төркия Русия ватандашларын чик буенда 20 доллар бәрабәренә алынган виза белән илгә керүенә рөхсәт итә иде. Ләкин Төркия ватандашларының Русиягә барыр алдыннан документларын тапшырып визага мөрәҗәгать итүе шарт. Былтыр Төркия мәгълүматларына караганда, 2.6 миллион, ә Русия статистик мәгълүматларына караганда исә 1.9 миллион Русия ватандашы Төркиягә килгән

Даутоглу: "Украина белән визаларны бетерергә әзербез"

Төркиядә Русия белән визаларны бетерү мәсьәләсендә кызыксыну барганда, Төркия тышкы эшләр министры Украинада һәм Кырымда иде. Даутоглу Украина белән визаларны бетерергә әзер булуын әйтте.

Кырым башкаласы Акмәчеттә кырым татар һәм украин рәсмиләре белән очрашкан Даутоглу, ике ил арасында визаларны бетерү мәсьәләсендәге бер сорауга, "Төркия дә нәкъ шуны таләп итә!" дип җавап кайтарды.

Тышкы эшләр министры Украина рәсмиләре белән очрашу вакытында бу мәсьәләнең күтәрелүен әйтте. Даутоглу: "Ватандашларыбызның якын мөнәсәбәттә торуына игътибар бирәбез. Визаларны бетерү өчен техник чаралар күрелде, бу якын арада гамәлгә ашачак, Төркия моңа әзер", диде.

Акмәчеттә Кырым татар милли мәҗлесе вәкилләре белән очрашкан Даутоглу, татар телендә эшләгән бер мәктәпнең икенче бинасының ачылыш тантанасында катнашты.
XS
SM
MD
LG