“Финляндия татарлары үлемнән саклап калды”

Рәхилә Абдуллина

Казанга Финляндия президентының килүе II дөнья сугышы вакытында әсирлектә булган татарларда 65 ел элеккеге хатирәләрен яңарткан.
“Без финнарда әсирлектә булганда, әлеге илдәге татарлар безне үлемнән саклап калды. Ул вакытта җирле татарлар ярдәм итмәгән булса, без барыбыз да үлеп беткән булыр идек”, ди Рәхилә Абдуллина.

Әлеге вакыйга ничек булган соң?

Фин сугышы тәмамлангач, Русия яулап алган фин җирләрендә яшәр өчен ул җирләргә мукшы, татарларны күчергәннәр. Анда китәчәк гаиләләрнең ирләре эшләрдәй, хатын-кызлары бала табардай һәм ишле балалы булуына игътибар ителгән.

Финляндия чиге буена Татарстанның элеккеге Куйбышев (хәзерге Спасс) районыннан 19 татар гаиләсен алтын таулар вәгъдә итеп, яшәргә алып киткәннәр. Рәхилә апага ул вакытта 4, аның апасына 8 яшь булган.

Анда барып җиткәч, бу гаиләләргә йортлар биргәннәр. Әмма бу каралты-кураларны бушка түгел, гомер буе эшләп түләү шарты белән.

1940 елда монда килгән гаиләләр күмәк хуҗалык оештырып җибәргән. Мукшыларны аерым авылларга урнаштырганнар, татарларны – аерым. 41нең язында басу-кырларга игеннәр чәчкәннәр.

“Икенче дөнья сугышын без Финляндия чиге буенда каршы алдык. Сугышның кайчан башланасын белмәдек, дип әйтәләр, ләкин бу – дөрес түгел. Сугыш башланасы билгеле иде. Бер-ике ай алдан барлык ир-атларны хәрби хезмәткә хәзерлек өчен дигән булып җыеп алдылар. Авылда бары тик бала-чага, хатын-кыз һәм олы яшьтәге ирләр генә калды.


Сугыш башланган көнне безгә берничә атнага китеп торырга куштылар. Без Выборгка таба юлга чыктык. Берничә көннән безне фин хәрбиләре тотып алды. Камалышта калганыбызны сизмәдек тә.

Аннан соң инде Финляндиядә тоткынлык башланды. Бу илдә безне баракларга урнаштырдылар. Татарлар барыбыз да бер баракта яши башладык. Ирләрне урман кисәргә, олырак балалар белән хатын-кызларны башка эшләргә бүлделәр”.

“Фин гаскәрендәге татар кешесе безнең хакта тиешле урыннарга җиткергән”

“Фин татары белән очрашу әсирлеккә төшкәннең беренче көннәрендә булды. Ул фин хәрбие иде. Әни урамда нәрсәдер пешерә иде. Ул, без – бала-чагаларның әни белән татарча сөйләшүебезне ишетеп яныбызга килде дә, татарча итеп, сез татармыни, дип сорады. Аннары яныбызга тоткынлыктагы башка татарлар да килде.

Ул минем хәтеремә Мөнир абый дип кереп калган. Бу кеше безгә, мин сезнең турыда язармын әле, без сезгә булышырбыз, Алла боерса, диде. Ул фин хәрбиләре янына барып та, нәрсәдер әйтте әле. Минем хәзер барасы җирем бар, әмма сезнең турыда язам, диде”, ди Мәликә Абдуллина.

Татар әсирләренең фин татарлары белән икенче очрашуы исә лагерьдә яши башлаган елның Корбан бәйрәме көнендә була.

“Фин татарлары безгә беренче азык-төлекне
Корбан бәйрәмендә җибәрде”

“Яхшы хәтерлим, ул көнне Корбан бәйрәме иде. Кинәт кенә безне яши торган барак янына йөк машинасы килеп туктады. Алар татарлар булып чыкты. Безнең турында Мөнир абый язып җибәргән булып чыкты. Күрәсең, хөкүмәттән сораганнар. Безгә азык-төлекләр һәм сарык алып килгәннәр иде.

Олыларны ашханәгә намаз укырга алып бардылар. Араларында хәзрәт абзый да бар иде. Алар өч кеше иде. Үзләре белән киемнәр дә алып килгәннәр иде.

Шул көннән соң безне аерым ашата башладылар. Күрәсең, алар безнең өчен аерым акча калдырган. Аннан соң рус балаларына да өлеш чыгаралар иде. Фин татарлары килгәнче, бик ачлык булды”, дип хатирәләрен яңарта Мәликә апа.

Фин татарларының ярдәмнәре моның белән генә тукталып калмаган. Татар әсирләрен берәм-берәм үзләре янына алып эшкә урнаштыра, аларны киендереп ашата башлаганнар. Алар гаиләсен лагерьдән иң соңгы булып алып киткәннәр. Бару урыны Ярвемпе шәһәре булган.

Фин татарлары әсирлектән котылган татарлар белән соңгы телем ипиләренә кадәр бүлешкән.

“Алар булмаса, без үлә идек”


Мәликә апаның сеңлесе Рәхилә Абдуллина сүзләренчә, ул вакытта фин татарлары үзләре дә карточка белән генә азык-төлек алган. Ләкин шуңа да карамастан алар үз ярдәмнәреннән ташламаган.
Әсирлектә булган татарлар үзләренә ярдәм иткән фин татарларын беркайчан да онытмый.

“Без аларга әле дә дога кылабыз. Алар булмаса, без үлә идек. Кешеләр шешенеп үлә иде”, ди Рәхилә Абдуллина.

Әсирлеккә төшкән татарлар Финляндиядә 44 елның декабренә кадәр яшәгән. 79 татарның барысы да исән-сау килеш ватаннарына әйләнеп кайткан.

“Киткәндә безне Финляндиядә калырга кыстадылар, әмма барыбыз да үз илебезгә кайтырга теләдек”, ди Рәхилә апа.

“Кайтмагыз. Анда кайтсагыз сезне атачаклар, диделәр. Әни, безне атсалар да, балаларыбызга бәлки тимәсләр әле. Барыбыз кайтабыз, дигән”, дип белдерә Рәхилә Абдуллина.

“Без киткәндә бик күп фин татары безне озатырга килде. Елашып аерылыштык. Алар белән бик күп еллар узгач кына элемтәгә чыга алдык. Билгеле моңа “тимер пәрдә” комачаулады. Аннан соң без бит гомер буе әсирлеккә эләккән кешеләр булып саналдык. Гәрчә үз ихтыярыбыз белән әсирлеккә төшмәгән булсак та.

Баштарак Казанда яшәргә рөхсәт булмады. Укырга урнаштырмадылар. Аннан кайткан һәрбер гаиләне аерым авылларга тараттылар”, ди Рәхилә Абдуллина.

Шулай да Рәхилә апа Финляндиядә чакта бергә уйнап үскән Фәридә Низаметдин белән барыбер очрашкан. Берничә мәртәбә Финляндиягә дә барып кайткан.“Фәридә үзе дә монда килеп китте. Әле дә телефоннан сөйләшеп торабыз. Аның кызы Айнур Казанга килгәч, бездә торган иде”, ди ул.

“Финляндия татарларына кабат рәхмәтләремне җиткерәм”


Рәхилә Абдуллина Финляндия президентының Казанга килүенә бик шатлануларын, алар арасында үзләрен турыдан-туры үлемнән коткарып калуга зур өлеш керткән Гомәр Даһерның улы Окан Даһерның булуына да сөенүләрен белдерә.

“Димәк, бу сәфәрдән соң ике ил арасындагы элемтәләр тагын да ныгыячык, хезмәттәшлекләр үсәчәк. “Азатлык” радиосы аша тагын бер тапкыр Финляндия татарларына 19 гаилә исеменнән рәхмәтләремне белдерәм”, ди Рәхилә Абдуллина.