Башкортстанда элекке түрәләр гаепләнә

Раил Сарбаев

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов вазифасына керешкәндә яңгыравыклы эшләр булачагын ышандырган иде. Бу сүзләр буш сүз булып чыкмады.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, республика хөкүмәтенең элекке башы Раил Сарбаевка карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Бу хакта федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе республика прокуратурасына мөрәҗәгать күндергән. Сарбаев вәкаләтләрен бозып, республикага бүленгән акчаның бер өлешен коммерция оешмаларына, банкларга тапшырган. Шулай ук аның тагы берничә финанс хилафлыгы ачыкланган. Хәзер прокуратура җинаять эшен ачу-ачмау мәсьәләсен карый.

Башкортстанның элекке төзелеш министры Равил Ибәтуллинның да кырын гамәлләре ачыкланган. Ул ярты ел вакыт эчендә дистәләрчә миллион сумлык зыян китергән.

Башкортстанның мәдәният министрлыгын тикшерү барышында да канун бозулар ачыкланган. 12 июнь Русиянең бәйсезлеге һәм Уфа көнен уздырырга бүленгән ундүрт миллион сум акчаның яртысы диярлек читкә шуган - 6 миллионы Бөтендөнья башкорт корылтаена бирелгән, аннары ул акча аерым кесәләргә кереп югалган ди тикшерүчеләр. Гаеплеләр ачыклана.

Элекке мәгариф министры Аллаяров һәм министр урынбасары Ибәтуллиннарга да җинаять эше яный. Алар да финанс мутлыкларга барган. Атап әйткәндә, мәктәпләр төзүгә бүленгән акчаның 7,6 миллионына аю мае сөрткәннәр.