Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке түрәләре фашлана


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаевка карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Шушы хакта Русия федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе республика прокуратурасына мөрәҗәгать җибәргән.

Раил Сарбаев үз вәкаләтләрен узып, кырын гамәлләргә юл куюда шикләнелә. Федераль иминлек хезмәте тикшерүләренә асәсан, Раил Сарбаев республикага бүленгән финансларның бер өлешен кайбер коммерцияле оешмаларга, банкларга канунны бозып тапшырган. Дәүләт милкен “Уралсиб” банкына һәм “Россельхозбанк”ның Башкортстан бүлекләренә күчерү гамәлләре ачыкланган. Ә инде кредит оешмалары дәүләт акчаларын максатсыз файдаланган, дип әйтелә.

Әле тикшерү документларын Русия федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе республика прокуратурасына җибәргән. Прокуратураның Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе хәзер, алынган мәгълүматларга нигезләнеп, үзенең эшләрен башкарырга тиеш. Аның буенча Раил Сарбаевка карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Раил Сарбаев соңгы вакытта Мәскәүдә бер эре ширкәттә эшли, дип әйтелә.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән бергә эшләгән башка зур түрәләрнең дә кырын гамәлләре бер-бер артлы ачыклана тора.

9 февраль көнне Башкортстанның элекке төзелеш министры Равил Ибәтуллинга карата да җинаять эше ачылуы хакында хәбәр ителде. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Равил Ибәтуллин, 2009 елның апрель аеннан шул елның декабрь аена кадәр арада, үзенең канунсыз гамәлләре белән, дәүләткә дистәләрчә миллион сумлык зыян китергән.

Башкортстанның элекке хакимиятендә югары вазыйфалар биләгән кешеләрнең җинаять җаваплыгына тартылуына күп кешеләр шикләнеп тә карый. Шулар арасында икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да бар.

Ринат Гатауллин әйтүенчә, Башкортстанның әлеге хакимиятләре дә, хокук саклау оешмалары да, элекке җитәкчелектә булган һәм коррупциядә катнашы булган кешеләрне фашлауда йомшаклык күрсәтә. “Мисал өчен, шул ук Раил Сарбаевка моңа кадәр дә берничә җинаять эше ачылган иде, ләкин ул эшләр каядыр китеп югалды. Моның сәбәпләре һич аңлашылып бетми”, ди Ринат әфәнде.

Мортаза Рәхимов командасында эшләгән кайбер министрлар һәм аларның урынбасарлары моңа кадәр дә, төрле кырын эшләрдә, дәүләт акчаларын үзләштерүдә гаепләнеп, эшләреннән алынды һәм аларга җинаять эшләре дә ачылды. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә, төрмә җәзасы беркемгә дә бирелмәде.

Соңгы ике айда Башкортстанда Русия Хисап пулаты хезмәткәрләре киңкүләмле тикшерү эшләре алып барды. Аларның нәтиҗәләре февраль азагында бәян ителәчәк дип әйтелде. Димәк, әле тагын да элекке түрәләрнең фашлануы һәм аларга карата җинаять эшләре ачылуы мөмкин.
XS
SM
MD
LG