Автономия идеясе һәм сәяси эшчәнлек
1905 елга кадәр Русия мөселманнары арасында автономия идеясе күренми диярлек. Патша Русиясендә Финляндия халкы бертөрле автономия рәвешеннән файдаланган, билгеле. Ләкин империядә башка кавемнәрнең хәле тулысынча хакимияттәгеләр кәефеннән торган. Бу халыклар арасында мөселманнарның вәзгыяте иң авыры булган. Аларга бу илдә гадәттә ят итеп караганнар. Бер төркем хокуклар йә чикләнгән, йә бөтенләй бирелмәгән. Мәсәлән, Русиянең Европа өлешендә яшәгән татар-башкортлар армиягә алынган, шул ук вакытта Урта Азия һәм Казакъстан халкы 1916 елга кадәр хәрби хезмәттән азат ителгән, ягъни урыслар белән бертигез хокукта булмаган.
Әлбәттә, хокукый тигезсезлекне зыялылар аңлаган, тик бу хакта сүз әйтергә кыймаганнар яисә мөмкинлек булмаган. Мондый шартларда автономия идеясенең халык арасында таралмавы бик табигый күренеш.
Русия мөселманнарыннан бу идеянең мөһимлеген аңлап, кыю рәвештә бәян иткән беренче шәхес – дин галиме, батыр сәясәтче Габдеррәшид Ибраһим (Рәшид казый) (1857-1944). Ул патша хакимиятенең иң караңгы көннәрендә үк инде чит илдә бастырган әсәрләре белән самодержавиегә каршы көрәшә. 1895 елда язган "Чубан йолдызы" исемле әсәрендә Русия мөселманнарының проблемнарын ача.
Габдеррәшид Ибраһим автономиягә булган карашын "Автономия яки мохтарият" исемле китабында бәян итеп, милләттәшләренең дикъкатен бу проблемага тарта, дөресрәге, аларның "автономия" турындагы булган сай белемнәрен баета. Бу әсәрен ул бары 1905 елгы манифест чыкканнан соң гына бастыруга ирешә. "Автономия яки мохтарият"тә Габдеррәшид Ибраһим Русия хакимиятенең гаделсез идарә ысулларын кискен тәнкыйть утына тотып, мөселманнарга карата эшләнгән дини, социаль һәм сәяси хаксызлыкларны аерым-аерым күрсәтеп чыга. Китапта ул бу хакта болай яза:
Нәкъ менә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен Русия мөселманнарына автономия кирәк. Габдеррәшид Ибраһим ике төрле автономия тәкъдим итә. Акмолы, Тургай, Урал, Җидесу (Семиречье) төбәкләрендә яшәгән казакълар, Төркестан, Кавказ һәм Дагыстан мөселманнары өчен ул бер төрле мохтарият планын алга сөрсә, Эчке Русия ягъни Идел-Кама, Урал төбәге һәм Себер мөселманнарына (татар-башкортларына), араларында күп санда мосафир урыслар яшәүләре сәбәпле, башка рәвештәге автономия хокукларын таләп итә. Китаптан өзек:
Шуның өчен Төркестан, Казакъстан, Дагыстан, Азәрбайҗан һәм Русиянең башка өлкәләренең төбәкләрендә яшәгән мөселманнар үзебезнең проблемнарыбызны белүче вәкилләр сайлап, комиссия төзергә тиешләр. Бердәмлек булмаган тәкъдирдә бөтен нәрсәдән мәхрүм калырбыз, юкка чыгарбыз.
(Дәвамы бар)