Казан Медведев килүгә күз буяп әзерләнә

Казан Русия президенты Дмитрий Медведевнең килүенә әзерләнә. Түрәләр барсын да шәп итеп күрсәтергә омтыла. Әмма башкала тыштан ялтырый, эчтән калтырый.

Русиянең иң зур түрәсенең Казанга сәфәре уңаеннан башкаланың, төрле министрлыклар һәм оешма җитәкчеләре күп кенә белдерүләр ясый.

Казан мэры Илсур Метшин 20 июнь көнне үткән “Эшлекле дүшәмбе” сөйләшүендә, шәһәр транспортының үтә дә пычрак хәлдә булуын танып, “кайбер автобусларга инде бәрәңге утыртырга була”, дип белдерде. Ул шәһәрнең транспорт комитетына яманаты чыккан кызыл автобусларны ялтыратып юарга да кушты.

Кызыл автобусларның барган җирдә янган чаклары да булгалады
Дөрес, әгәр Медведев 25 июнь көнне Казанның үзәк Сабан туена Каенлыкка барырга җыенмаса, Метшин эченә җыелган пычрактан бәрәңге утыртырлык булган, алынганнарына 3-4 ел да узмыйча урындыклары какшап беткән, барганда кисәк туктап бөтен халыкны бер урынга өеп куя торган, үзеннән-үзе дөрләп янып китүчән “кызыл аҗдаһа”ларны исенә дә алмас иде, мөгаен. Күпчелеге Кытайдан кайтарылган “кызыл аҗдаһа” дип аталган автобусларда халык ничек йөри, нинди михнәтләр күрә - түрәләрнең моңа кадәр эшләре төшкәне булмаган иде.

Шәһәр хакимияте белдерүенчә, бер көн генә булса да казаннарга чиста автобуска утырырга насыйп булачак. 180 автобус Сабантуйга барырга теләүчеләрне милли бәйрәм булачак өч урынга ташып та торачак.

Машиналарны үзәккә үткәрмәячәкләр

Сабантуйга, бигрәк тә Каенлыкка казаннарга үз машиналарында бармау хәерлерәк булыр, мөгаен. Татарстан эчке эшләр министрлыгы 24-25 июнь көннәрендә, халыкара чара узганга, үз машинаңда башкала үзәгенә
барудан тыелып торырга чакыра һәм җайсызлык тудырганга алдан ук гафу да үтенә.

Халыкара чара булмаганда да, Мәскәүдән берәр түрә-кара килгәндә һәм Татарстанның үз түрәләре кая да булса ашыкканда юлларны ябып, озын-озын тыгыннар ясап гади халыкны эшкә, йә булмаса барасы җиренә соңга калдыру гадәти күренеш иде. “Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге әлеге проблемны бер тапкыр гына күтәрми инде.

Ярты стакан бензин салып юлга...

24-25 июньдә түрәләрнең кортежларын үткәрү өчен юллар ябылу уңаеннан интернетта бәхәсләр бара. “Семен” исемле берәү мәсәлән, әлеге гамәлгә каршылык белдереп, бөтен кешегә дә машиналарына ярты стакан гына бензин салып чыгып шәһәр үзәгендә туктап калырга тәкъдим итә.

“Шырпы” дигәне исә “шәһәр үзәге аша бакчаларга арбалар тартып барырга” тәкъдим итә. “Иминлек саклау хезмәтләренең тикшереп җаннары чыксын”, ди ул.

Өстәгеләр ни генә кушса да халыкның риза булуына гаҗәпләнүче: “Сез инде сарыкка әйләндегез, сез - миллионнар, утарга куып кертсәләр, анда керәчәксез, әгәр кыркырга кушсалар, нигә икәнен сорап тормыйча берсүзсез риза булачаксыз”, дип язып калдырган.

Булмаган мәхәббәтне уйнау бара

Театральная урамындагы йортның төзекләндерелмәгән ягы
Медведев үтәсе юллар тәртипкә китерелә, биналарны төзекләндерәләр, хәтта Русия президенты катнашачак чара – ишү спорты ярышлары урынын ачкан җирдән күренеп торган ТЭЦның озын торбаларын да буяп куйдылар. Тик су буе ягын гына, түрәләргә күренмәгән ягы ничек булган, шул килеш калган.

Казанның опера һәм балет театры янындагы дүрт катлы сталинка бинасы менә ничә еллар инде ярылып, таралып китергә тора иде. 2010 елда ук төзекләндерү башланса да, эшне һаман суза килделәр. Бизнес Online хәбәр итүенчә, Медведев килер алдыннан бинаның алгы ягын гына сылап-буяп куйганнар. Ә ишек алды ягы ничек ярыклы булган, шул килеш калган. Бу йорт Ирек мәйданындагы Ратуша бинасыннан яхшы ук күренеп тора. Ә Ратушада рәсми чаралар булганга түрәләр алдын буятып, Казанда үзәктә йортларның каралган булуын күрсәтергә тырыша.

Искәндәр Сираҗи
“Акчарлак” газетының шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи әлеге әзерлекләр фәрештә каршылауга тиң дигән фикердә.

“Безнең хөкүмәт баш иеп кол булырга, үзенең лояльлеген күрсәтергә ярата. Халык аның килгәнен белмәскә дә мөмкин. Килсә дә, беркайчан да мөкиббән булмады, югарыдан – Мәскәүдән килүчеләргә мәмнүн булып тормады. Халыкның эшен бүлеп, демонстрацияләргә чыгарып, булмаган мәхәббәтне уйнауны күрсәттеләр”, ди Сираҗи.

Халыкның көндәлек яшәеше авырлаша

Сираҗи фикеренчә, Татарстанга бу юлы Русия, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан башлыклары килү уңаеннан шәһәрне тәртипкә китерү шәп әйбер. Бәлки Татарстан җитәкчелеге кунакчыллык күрсәтеп, Мәскәүдән күпмедер акча да сорап калырга өметләнәдер, ди ул. Сираҗи спорт корылмалары төзелү, юллар рәткә килүне хупласа да, гади халыкның көндәлек яшәешен авырлаштыру эшләре бара дигән карашта.

“Эшнең башы федераль бюджеттан килгән акчаны кулланып, булган кадәренә генә төзеп яту түгел. Бездә кешеләрнең тормышын авырайту турында һәрвакыт эш алып баралар. Машина кую урыннары төзү кирәк, монда куйсагыз машинагызны алып китәбез, шәһәр үзәгенә түләүле кертү ясыйбыз, тегеләй итәбез, дип белдереп торалар”, ди Сираҗи.

Универсиада корылмалары төзелә дип, шәһәрдә шифаханәләр һәм хастаханәләр төзелү туңдырылганга да ризасызлык белдерә ул.

Студентлар да туйган инде

Кайбер студентлар, югары сыйныфларда укучылар Универсиада корылмаларын ачу теңкәгә тиде инде, дип әйтә. Мәскәүдән Путин килгән вакытта, Универсиаданың төп стадионына беренче таш салу тантанасына, меңнәрчә студент җыеп китерегез дигән фәрман төшкән иде. “Олимп” үзәген ачканда да 30 дәрәҗә эсселектә үсмерләр һәм студентлар өч сәгать буе тантана башланганны көтте. Бу газаптан күңелләрендә нинди мәхәббәт хисе туганын үзләре генә беләдер.

Театральная урамындагы йортның төзекләндерелгән ягы
Әлеге ихтыяри-мәҗбүри чаралардан бик күпләр уңышларга сокланып түгел, ә үзләрен сарык урынына кулланганга ачулары килеп таралыша башлады.

Метведевның көтелгән сәфәре алдыннан Татарстан мәгариф министрлыгыннан: Казандагы югары уку йортларына тагын йөзләрчә студентны тантаналарда катнашу өчен җыеп китерегез дигән күрсәтмә төшкән.

Студентлар бирә торган имтиханнарын онытып торып, өч көн буе ипподромда репетициядә дә катнаша, чөнки андагы ат чабышы ярышларын президентлар да карарга киләчәк.

Узган ел Теләче аякка баскан иде

Узган ел да Татарстан Медведевне Сабантуйга көтте. Теләчегә килергә җыена дигәч, бөтен район халкын аякка бастырган иделәр. Казан белән Теләче арасындагы юл өстендәге авылларда яшәүчеләрнең тузган коймалары алыштырылды, яңарак булган урыннарны кабат буяп куйдылар, юлның рәте китә башлаган җирләренә яңа асфальт җәелде, гомер буе акшар күрмәгән фермаларны акшарладылар.

Теләче тирәсендәге мәктәпләрнең укучылары, укытучылары имтиханнар вакыты булуга карамастан, бөтен эшләрен ташлап, юл буендагы Сабантуй буласы кырлардан чүп һәм таш җыярга йөргән иде.

“25 майларда тотынган иделәр, Сабантуйга кадәр эш барды. Аннан балалар да туя, укытучылар да туя. Йөриселәре килми, кушсалар кая барасың, мәҗбүри йөртәбез”, дип белдерде Теләче янындагы бер авыл мәктәбе укытучысы. Ләкин Медведев Теләчегә килмәде. Эшләтүче түрәләргә дә, ил башына да укучыларның гайрәтләре чиккән иде инде.

Каенлыкка курайчыларны җыялар

Инде менә Каенлыкта узачак Үзәк Сабантуйда да Медведев килү уңаеннан Казанда моңа кадәр беркайчан да булмаган тамаша куелачак. Казандагы һәр музыка мәктәбеннән дә курайда уйный белгән 540 укучыны җыеп, алар бөтенсе берьюлы вакыты-вакыты белән “Рамай”, “Әпипә”, “Сандугач-Күгәрчен” һәм “Суда-суда” көйләрен уйнап торачак. Казан курайчы укучыларны күрсәтеп милли уен коралында уйнарга яратучылар күплеген, республикада курайга ихтирам зурлыгын күрсәтергә омтыла.

Сәнгать белгечләре әйтүенчә, республикадагы бер генә музыка мәктәбендә дә, югары уку йортларында да милли уен коралларына өйрәнү дәресләре каралмаган. Тик кайберәүләр генә аны факультатив буларак кертә. Дөрес, быел Казан башлыгы Илсур Метшин, музыка мәктәпләренә курайда уйнау өчен 10 өстәмә дәрес бирергә кирәк, дип белдергән. Милли уен коралын пропагандалау өчен түгел, ә бөтенләй башка максатларда.

Казандагы өченче музыка мәктәбе мөдире Илдус Алмазов сүзләренчә, әлеге дәресләр укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту – тын юллары сәламәт булсын өчен дип биреләчәк икән. Алмазов - үзе курай дәреслекләре авторы, аны укыту әсбапларын әзерләүче галим буларак - татар кураеның сыйфаты бик начар икәнлеген дә яшерми.

“Саф, камилләшкән курайлар әле бездә юк. Уйлавымча, әгәр без японнарга мөрәҗәгать итсәк, алар башкарып чыгар, аны үзебез булдыра алмабыз, дип уйлыйм. Безнең курайларның сыйфаты һәвәскәр дәрәҗәсендә генә, бик мескен. Аны фән дәрәҗәсендә яхшы белгечләр белән, яхшы ширкәтләрдә эшләргә тиешләр. Без сөйләнәбез генә, ә аңа барып җитмәдек әле. Менә башкортлар булдыра – аларның байракларында да курай”, ди Алмазов.

Медведев килү уңаеннан барган әзерлек эшләре Русия президенты алдында ак булырга тырышуны, ә чынлыкта әле күп нәрсәләрнең җиренә җитмәвен, республикада халык тормышы турында әллә ни уйламауларын күрсәтеп тора.