Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура шикаятьне тикшерә, юлларда тәртипсезлек саклана


Казан урамындагы тыгым
Казан урамындагы тыгым

«Машина йөртүчеләр федерациясе»нең ЮХИДИ хезмәткәрләренең канун бозуы турында язылган шикаятендәге таләпләрнең бер өлеше юкка чыккан.


Татарстан эчке эшләр министрлыгы Казанда ЮХИДИ (юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе) хезмәткәрләренең, түрәләрне үткәрү өчен юлларны ябып, канун бозуына мөнәсәбәттә җавапны суза.

Казан прокуратурасы әлеге тәртипсезлек турында белдерүен март башында ук Татарстан прокуратурасына ирештергән иде. Белдерүдә юлны ябучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш дигән юллар да бар. Ә Татарстан прокуратурасы үз чиратында әлеге тәртипсезлек турындагы хатны Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка юллаган.

Мондый хатлар бер ай эчендә каралырга тиеш. Татарстан прокуратурасы сүзчесе Равил Вахитов, шушы араларда менә-менә булыр дип, җавап көтүләрен әйтте.

Юлларда тәртипсезлек дәвам итә

Түрәләрнең машиналарын үткәрү өчен юлларны ябып, чакрымнарга сузылган тыгыннар казаннарның үзәкләренә үтте. Бу хәл әле дә дәвам итә. Казандагы ЮХИДИ-ның бер хезмәткәре үзләренә «дәрәҗәле машина» узар алдыннан, юлны ябарга дип, әле дә өстәрәк утыручылардан фәрман төшүен әйтә.

"Кемнәр узганда юлларны ябасыз?" дигән сорауга: «Түрәләрнең дәрәҗәсенә карап ябабыз. Исемлектә кемнәр булуын төгәл генә әйтә алмыйм. Зур кешеләр инде», ди әлеге ЮХИДИ хезмәткәре.

«Дәүләт иминлеге турында» федераль канун бар. Аның нигезендә федераль дәрәҗәдәге бик аз сандагы түрәләр, Русиягә килгән чит илләрнең җитәкчеләре һәм дәүләт башлыклары узганда гына юллар ябылырга тиеш диелгән.

Миңнеханов боралакка гына күчәрме?

Рамил Хәйруллин
Әлеге канун Татарстандагы бер генә рәсмигә дә үзләре узганда калган машиналарны туктатып торырга рөхсәт бирми. Казандагы башбаштаклык турында “Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге Казан прокуратурасына шикаять иткән иде. Әлеге хәл машина йөртүчеләр арасында да шау-шу тудырды, матбугатта да яңгыраш тапты. “Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин “без капчыктан чыккач” юллардагы хәлнең әз генә булса да үзгәрүен әйтә.

“Хәзер юлларны сирәгрәк яба башладылар. Элгәре бөтен зур түрәләр өчен япкан булсалар, хәзер исә, миңа калса, Татарстан президенты үткәндә генә ябалар дип уйлыйм мин”, ди Рамил Хәйруллин.

Ул Татарстан президенты өчен ниндидер ташламалар булырга тиеш, дип әйтә. “Ул - республика башлыгы бит”, ди Хәйруллин. Миңнехановның боралакта гына йөри башлыйм, дигән сүзләре дә куандырган аны.

Түрәләр машиналары каршыга чаба

Әмма машина йөртүчеләр юлларда хәлнең яхшы якка үзгәрүен тоймый. “Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге сәхифәсендә калдырган фикерләр моңа мисал булып тора. “Мин эшкә барганда, Ярминкә мәйданында озакка булмаса да, юлны ябып тордылар”, Оренбур тракты белән Даурская кисешендә шул ук хәл, тагын юлны яптылар, түрәләр халыкка төкереп карый алар”, дигән юлларны һәм башка фикерләрне укырга була.

Түбәләренә махсус сигнал куелган һәм шулай ук хөкүмәттәгеләрне йөртә торган машиналарның юл йөрү кагыйдәләрен бозуы Казан өчен әлегә гадәти бер хәл булып кала.



Алар каршы яктан килгән машиналар юлына чыгып та элдертә, борылырга ярамаган җирдә борылып кереп тә китә. Интернетка куелган видеолар әлеге хәлләргә мисал булып тора.

“Күпчелек очракта түбәләренә махсус ут куелганнар юл йөрү кагыйдәләрен боза. Алар кирәкме-кирәк түгелме, каршыга килүчеләр юлына чыга да чаба. Без прокуратурага җибәргән шикаятьтә икенче сорау итеп әлеге махсус ут куеп йөрүнең кануный булу-булмавын да тикшерүне сораган идек. Әлегә кемгә рөхсәт бирелгәнлеге турында рәсми җавап алмадык”, ди Хәйруллин.

Прокуратура тикшерү вәгъдә итә

Күрәсең, бу сорау Казан прокуратурасыннан Татарстан прокуратурасына җиткәнче киселгән. Татарстан прокуратурасы сүзчесе Равил Вахитов шикаятьтә андый юлларның булмавын әйтә. Шулай да Вахитов, үтенеч турыдан-туры Татарстан прокуратурасына языла калган очракта, сигнал белән йөрүнең кемнәргә рөхсәт ителгәнлеген тикшерәчәкләрен вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG