Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (51)

Учредительное Собрание депутатлары, Петербур, 1917


Учредительное Собраниегә депутатлыкка намзәтләр

Октябрь инкыйлабы алдыннан, Русиянең башка халыклары кебек үк, мөселманнар да Учредительное Собраниегә депутатлыкка намзәтләр раслый. Депутатларның кайберләре Петроградка бара алмасалар да, соңрак алар Учредительное Собрание хөкүмәтенең (Комуч) ягъни большевиклар тарафыннан таратылган бу парламент әгъзалары төзегән комитетның Уфадагы һәм Самардагы җыелышларында катнаша. Учредительное Собраниегә сайлауларга зур әһәмият бирелә.

Мохтарият һәйәте (комиссиясе) һәм Милли Идарә дә халыкны бу сайлауларда актив катнашырга чакыра. Әлеге максатта “Мохтарият” журналында Мохтарият һәйәте рәисе урынбасары Бөньямин Әхтәмов, сәркятип Галимҗан Шәрәф, Диния нәзарәте рәисе (мөфти) Галимҗан Баруди, мәгариф министрлыгы хезмәткәре Габдулла Шонаси һәм финанс министрлыгы хезмәткәре Шәйхулла Алкин махсус мөрәҗәгать тә бастырып чыгара.

Вәзгыять гаять буталчык булу сәбәпле, сайлауларда бик аз кеше катнаша. Мәсәлән, Казанда бары 20397 сайлаучы тавыш бирә. Сайлауларда сул сәяси карашлылар активрак була. Әйтик, Мөселман социалистлары комитеты күрсәткән кандидатлар өчен 9 571 тавыш бирелсә, Милли Шураның кандидатларын бары 2273 кеше тавыш биреп яклый. Башка тавышлар уң һәм сул эсерлар белән меньшевиклар арасында бүленә.

Учредительное Собрание бик аз вакыт эшли. Андагы мөселман вәкилләр “мөселман фракциясе”н түгел, ә бәлки “төрк-татар фракциясе”н тәшкил итәләр. Большевиклар, хакимиятне кулга төшергәч, бу парламентны тарата. Милләт эшләре буенча халык комиссары И.Джугашвили-Сталин, мөселман эшләре белән шөгыльләнәчәк комиссар табу максатында, Русия мөселманнарының Мәркәзи Шурасына мөрәҗәгать итә. Ләкин алар хезмәттәшлеккә риза булмагач, Сталин Мәскәү корылтаенда кабул ителмәгән Гыйззәтулла Янгалычев исемле шикле кешене янына ала. Янгалычев исә Заһид Шамилне кулга алдырта. Бары тик Әхмәд Салихов (Цаликов) арадашчылыгы нәтиҗәсендә генә анысы иреккә чыгарыла. Хәер, Сталин бераз соңрак үз коллегиясенә башка кешеләрне сайлый.

Югарыда телгә алынган депутатлардан кайсыберләре соңыннан Милли Мәҗлескә әгъза булып керә. Бәгъзе кешеләрнең берничә оешмадан кандидат итеп күрсәтелүе яки соңыннан төрле сәяси сәхнәдә торып көрәшүләре инкыйлаб тудырган буталчык иҗтимагый шартларга бәйле. Иң актив социалистлар, уңаена килгәндә, соң булса да милли мәнфәгатьләр өчен ялкынлы көрәшчеләргә әйләнә, ә бу исә Русиядә төрки зыялыларының социализм идеяләрен тулысынча аңлап, төшенеп бетмәгәннәрен күрсәтә. Социализмны үз итүчеләр соңыннан большевиклар тарафыннан алданганлыкларын аңласалар да, эш инде узган була. Мондыйларның күбесе 1930 елларда Сталин режимына корбан китә.

Корнилов фетнәсе

Рус генералы Л.Г.Корнилов үзенә тугры булган гаскәрләре белән Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерү омтылышын ясый. Ул уңышлы барып чыгу очрагында илдә патша режимын торгызу ихтималы күздә тотыла. Әлбәттә, моңа социалистлар да, демократлар да, милли хәрәкәт вәкилләре дә риза булмый. 30 августта (12 сентябрь) Казанда Милли мохтарият һәйәте бу тема буенча фикер алышу үткәрә һәм Бөтенрусия Мөселманнар Шурасы исеменнән Вакытлы хөкүмәтне яклаячагын белдереп, аңа телеграмма юллый. Бер үк вакытта, фронттагы солдатларны да үгетләү өчен, хәрби хәрәкәтләр урынына вәкиллек җибәрелә.

Шул делегациянең эшчәнлеге нәтиҗәсендә булса кирәк, 6-нчы армиянең матбугат органы “Воин-гражданин” газетасының 3 (16) сентябрьдә чыккан санында Бөтенрусия Мөселманнары Шурасы рәисе Ә.Салихов, әгъзалар Г.Токымбәтов, Заһид Шамил һәм Вәлидхан Таначевларның имзалары белән “коры җир гаскәрендә һәм флотта хезмәт итүче мөселман сугышчыларына” Корнилов ягына чыкмаска чакырган махсус белдерү басыла. Мондый өндәмә 30 август (11 сентябрь) көнне үк 8-нче армиянең матбугат органы – “Известия армейского комитета 8-й армии” газетасында да басылып чыга. Шул ук көнне Казан Мөселман Хәрби Шурасы, Казан хәрби округы җитәкчелегенә Корнилов фетнәсенә нәфрәт белдергән 4 мең имзалы белдерү җибәрә. 3нче армиянең Мөселман гаскәри комитеты да Корниловны “хаин” дип тамгалый. 9-нчы армиядәге поляк, украин һәм мөселман гаскәри комитетлары шундый ук мәгьнәдәге белдерүләр бастырып чыгара.

Корнилов фетнәсе А.Керенскийның милли азчылыкларга таба адым ясавына да билгеле бер сәбәп була. Хәрби Шура рәисе Ильяс Алкинның Петроградка барып Вакытлы хөкүмәт башлыгы белән очрашуын шул яссылыкта карарга тиешбез. Чөнки “Известия Казанского военно-окружного комитета” газетасының 6(19) сентябрьдә чыккан санында И.Алкин Петроградтан Казанга җибәргән телеграмма басыла. Анда Вакытлы хөкүмәт Хәрби Шураны рәсми рәвештә таныды һәм мөселман хәрби бүлекләре төзүне нигездә кабул итте дип белдерелә. Корниловның таҗ-тәхетне яңартып үзгәртүне күздә тоткан планы шуның ише каршы килүләр нәтиҗәсендә тормышка ашмый кала. Шуннан революционерлар да, милли хәрәкәт әгъзалары да җанланып китә. Ихтимал, Корнилов фетнәсе аның гаскәрендә руслардан бигрәк рус булмаган халык вәкилләренең күп булуы аркасында уңышка ирешә алмый. Һәрхәлдә, Берләшкән Кавказ халыклары, Дагыстан, Бөтенрусия Мөселман Шурасы һәм Хәрби Шура әгъзалары 6-нчы Кавказ атлы полкын бу авантюрага катнашмаска дип бик нык үгетлиләр. Әлбәттә, мондый шартларда Корнилов Кавказ милли кавалериясенә таяна алмый.

(дәвамы бар)