Салкын чишмә халкы электрон сайлауның гаделлегенә ышана

Your browser doesn’t support HTML5

4 декабрьдә Питрәч районының Салкын чишмә авылы халкы Русия дәүләт думасына яңача, электрон җиһаз ярдәмендә сайлады. Башта бу яңа ысул авыл халкын бераз шикләндерсә, соңнан күпләр аны бик ансат дип тапкан.

Сайлау бүлеге җитәкчелеге сүзләренчә, төшкә хәтле үк сайлауга килүчеләрнең саны 80%ка җиткән. Сайлаучыларны сораштырып алар күпчелек тавышның “Бердәм Русия” фиркасенә булуын ачыклаган. Алай да, араларында башка фиркане сайлаучылар да бар.

Гомумән, авыл халкы бик сөйләшүчән түгел. Сайлау урыныда “Ярый инде, “Бердәм Русия” булсын” дип бу фиркане сайлаганнар да бинадан урамга чыккач ни өчен бу фиркне сайлаганын аңлатудан тыелып калды.