Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электрон тавыш бирү алдашуны бетерми


Русия дәүләт думасына булачак сайлауда кулланылачак электрон машиналар Татарстанның замана технологияләре үтеп кермәгән, күпчелеге өлкәннәр яшәгән зур булмаган авылларына таратылган.


Татарстанның Баулы районындагы биш авыл халкы бу бер-ике көн эчендә бигрәк тә куркуга калган. Салих, Хансвәр, Николашкина, Фоминовка, Ташлы кешеләре 4 декабрь көнне булачак сайлауда, райондагы башка авыллардан аермалы буларак, кәгазь тутырып түгел, ә электрон юл белән тавыш бирәчәк.

“Бөтенесе аптырап калды. Ул авылларда беркем дә ул машиналарны күрмәгән бит. Бүген генә бөтен җайланмаларны урнаштыра башлыйбыз. Урнаштырып бетерсәк, иртәгә ул машиналар белән ничек эшләргә икәнлеген комиссиягә өйрәтәчәкбез”, дип белдерде Баулы районы сайлау комиссиясе рәисе Римма Солтанова. Бу хакта ул “Азатлык” радиосына 1 декабрьдә, сайлауга ике көн кала хәбәр итте.

Баулы республиканың көньяк-көнчыгышында, Казанга иң ерак район. Башкортстанның Туймазы һәм Октябрьски районнары белән чиктәш ул. Әлеге авылларны Казаннан ерак дип тормаганнар, электрон тавыш бирү машиналары җибәргәннәр, әмма вакытында түгел, ә көне килеп терәлгәч кенә.

Машинаның берсе 600 мең сум тора

Татарстанның үзәк сайлау комитеты рәисе Анатолий Фомин инде 8 ноябрьдә үк авылларда электрон сайлау терминаллары урнаштыра башлыйлар дип хисап тоткан иде. Әлеге машиналар Баулыга 22 ноябрьдә генә килеп җиткән. Әмма шунда ук авылларга таратып, андагы комиссия әгъзаларын һәм авыл халкын өйрәтергә тотынмаганнар, ә йозак белән бикләп куйганнар.

“Безнең авылларда сайлау урыннары бөтенесе дә мәдәният йортларына урнашкан. Аларның ишекләренә типсәң ишекләре, тәрәзәләренә төртсәң тәрәзәләре ачылып китә. Ә һәрбер җиһаз 600 мең сум тора”, ди Солтанова.

Халык электрон юл белән тавыш бирә дип шапырыныр өчен һәрберсе 600 мең сумлык терминалларны, Солтанова сүзләренчә, типсәң ишеге ачылып китә торган мәдәният йорты авылларга тарату нигә кирәк булды икән? Ул акчаларны хакимияттәге “Бердәм Русия” җитәкчеләре әнә шул ишекләре калтырап торган мәдәният йортларын төзекләндерү өчен бирсә, әйбәтрәк булмас иде микән дип әйтүчеләр дә бар.

Фомин белдерүенчә, аларны урнаштыру өчен республикада 73 миллион сум акча тотылачак. Бу машиналар Татарстандагы 146 авылга куелырга тиеш.

Балтач халкы да машиналарны телевизордан гына күргән

Казанга якынрак районда да хәлләр Баулыдагы кебек. Балтач районы сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов сүзләренчә, анда да җомга көнне генә зур булмаган биш авылга: Алан, Әтнә, Югары Субаш, Иске Көшкәт һәм Урта Көшкәткә әлеге машиналарны урнаштыра башлаганнар.

“Авыл халкы ул машиналарны әлегә күрмәде. Бу хакта аларга массакүләм мәгълүмат чараларыннан гына җиткерелде. Сайлау урыннарында плакатлар эленеп тора. Кызыксынганнар шуннан таныша инде”, ди Кәримов.

Кәримов сүзләренчә, әлеге яңалыкны кертү өчен махсус зур булмаган авыллар сайлап алынган. "Аларның һәрберсендә уртача 400-ләп сайлаучы бар", ди ул. Баулы районында исә, Солтанова сүзләренчә, кайбер авылларда сайлаучылар саны 200-дән әз генә артыграк.

Кайсы төшкә басарга икәнен күрсәтүчеләр дә булачак

Мәгълүм, зур авылларга яңа технологияләр тизрәк үтеп керә, аларда интернет та яхшырак эшли, ә кечерәк авыллар, гадәттә, электрон яңалыкларыннан арткарак кала.

Татарстан үзәк сайлау комитеты шундый, техника белән яхшы ук таныш булмаган авылларны махсус сайлап алырга да мөмкин. Бу сайлауда техниканы яхшы белүгә караганда, гади халыкның белми торуы яхшырак, мөгаен.

Сайлаганда булышам дип хакимияттәгеләр өчен кулай булган “Бердәм Русия” төймәсенә басып җибәрергә мөмкинлекләр дә калачак. Башка фиркаләр барсы да үзләренең күзәтүчеләрен әлеге машиналар куелган әллә кайлардагы зур булмаган авылларга җибәрмәскә дә мөмкин.

Сайлаган вакытта кырыйда ярдәм итеп торучылар булачагын Кәримов та кире какмый. “Анда сайлау комиссиясе әгъзалары арасыннан билгеләнгән ике оператор булачак. Алар сайлаучыларга ничек эшләргә икәнен күрсәтәчәк. Әмма тавыш биргән очракта, алар кырыйгарак басып кем өчен тавыш биргәннәрен карамаска тиеш. Ул машинаның экраны чаршау артында булачак”, ди Кәримов.

Кәримов сүзләренчә, инде хәйран гына олы яшьтәге берәр апа машинага дөрес басмыйча ялгышса, тагын ярдәм сорап теге операторларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак. Мондый хәл туса, сайлаучы күңеленә бик үк хуш килеп бетмәгән фиркагә тавыш бирдерү мөмкинлеген дә калдыра.

Түрәләр контрольгә баскан инде

Хакимият гадәттә сайлау өчен җаваплы урыннарга үзенә ышанычлы кешеләрне – “Бердәм Русия” тарафдарларын гына билгеләргә тырыша.

Равил Кәримов сүзләренчә, өйрәнү өчен ике уенчык машина, ягъни тренажер сайлау булган төп бүлмәгә түгел, ә мәдәният йорты фойесына куелачак. Теләгәннәр шимбә көнне үк анда килеп өйрәнә тора ала. Авыл халкының эшен тавык та чүпләп бетерә алмый диләр, шимбә өйрәнә торырга килүчеләр булырмы - монсы да сорау тудыра.

Сайлау көнне исә ул тренажер машиналар янында авыл хакимияте җитәкчеләре дә йөрергә мөмкин. Түрә-кара яңалык янында үзен күрсәтергә ярата. Моңа кадәр булган сайлаулар түрәләрнең хакимият фиркасенә каршы тавыш бирдермәс өчен кулларыннан килгәннең барсын да эшләгәнен күрсәткән иде. Түрә авыл кешесенең “Бердәм Русия”гә түгел, ә башка фиркагә тавыш биргәнен сизсә, көт тә тор, киләсе елга печәнсез дә һәм башка ташламаларсыз да калачаксың, ди авыл халкы.

Равил Хәкимов сайлауга әзерлек эшләре һәм тавыш биргәндә халыкны күбрәк китерү район түрәләренең контролендә булуын әйтә. Гадәттә авыл җирендә сайлауга бармый калучылар бик сирәк була. Өеннән чыгарга яратмаган өлкән яшьтәге әби-бабайлар да гадәттә сайлау көнне матур киемнәрен киеп халык арасына ашыга.

Өлкәннәр, электән калган күңелләренә хуш килгән гадәт белән “кызым, бу машиналарыгызны белмим, кая теге тамга - “птичка” куя торган кәгазегез генә юкмени соң" дип электрон терминал янына барырга теләмәсә...

“Безгә андыйларны урындыкка утыртып чәйләр эчерегез, коймаклар белән сыйлагыз һәм шул вакытта тормыш яхшы якка үзгәрә дип сөйләгез, курыкмагыз дип тынычландырыгыз һәм кабат аны тренажерга алып килегез дип әйттеләр”, ди Солтанова.

Машина ватылса тавышлар кая китә?

Солтанова әлеге электрон машиналарының ватылу мөмкинлеген дә кире какмый. Алар сафтан чыга калса дип, бюллетеньнәр алдан ук әзерләп куелган. Халыкның бер өлеше машина аша сайлап, ул ватылган чакта нишлиләр, инде сайларга өлгергән кешеләрне тагын өй борынча җыеп алып кәгазь биреп сайлаталармы – бу сорау да ачык кала.

Авыл кешеләре “Бердәм Русия”дән кала башка фиркаләргә тавыш бирә башласа, машина “ватылырга” да мөмкин. Ул очракта алдан әзерләнгән бюллетеньнәр хутка китәчәк.

Фомин 4 декабрьдә Татарстанда 40 мең сайлаучы электрон юл белән тавыш бирәчәк дип белдерде. Бу аз сан түгел. Русиянең алга киткән дип макталып йөрүче, төрле проектлар өчен зур акчалар алучы төбәге - Татарстанда халыкның “Бердәм Русия”гә артык исе китмәве сизелсә, хакимият фиркасе әгъзалары булган җитәкчеләрнең йөзләренә дә кызыллык килергә мөмкин.

Макталган Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда башка фиркаләрнең күбрәк тавыш җыюы Мәскәүгә дә файдага түгел. Шуңа күрә хакимият якшәмбе көнне булачак сайлауда алдашуларга, административ ресурсларны куллануга күбрәк мөмкинлек булсын өчен әлеге электрон машиналарны кечкенә, күбрәк өлкәннәр яшәгән һәм замана технологияләреннән ераграк торган авылларга тарата.

Кала һәм зур авыллар гадәттәгечә бюллетеньнәр белән сайлаячак. Әлеге ысул белән тавыш биргәндә дә әвеш-тәвешләргә зур мөмкинлекләр булганы беркемгә дә сер түгел. Русия матбугаты бу хакта күп язды.
XS
SM
MD
LG