Аббас Мәскәүдә Мөфтиләр Шурасы җитәкчесе белән дә очрашачак

19-24 гыйнварда Русиядәге эшлекле сәфәр белән Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас киләчәк.

Ансар.ру хәбәр итүенчә, ул Русия президенты Дмитрий Медведев белән 20 гыйнварда очрашачак.

Сәфәр барышында Русия мөфтиләр шурасы Фәләстин башлыгы хөрмәтенә тантаналы төшке аш оештыра. Анда Аббасның Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашуы каралган.

Нәкъ моннан ике ел элек Мәхмүт Аббас Русиягә сәфәре барышында Казанга да килгән иде.