Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан-Фәләстинне нәрсә берләштерә?


Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Казанга килде. Бүгенге көндә Татарстан белән Фәләстин арасында ныклы күпер төзелгән дип әйтеп булмый. Хезмәттәшлек күбрәк мәдәни һәм дини өлкәдә бара.

Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббасның Казанга әле беренче генә сәфәре. Гомумән, Татарстан белән Фәләстин арасында элемтәләр алай үсеш алган дип әйтеп булмый. Әлеге мөнәсәбәтләр советлар берлеге таркалгач, ягъни 1990-нчы еллар башында җайга салына башлый.

Советлар берлегендәге мөселман республикасында Фәләстиннең беренче илчелеге Үзбәкстанда ачылган иде. Һәм Татарстанның Ташкенттагы илчелеге Фәләстиннең элекке башлыгы Ясир Арфрат белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев арасында тыгызрак элемтә урнаштыруга ярдәм итә башлады.

Илчеләр - Казанда

1998 елның апрелендә Казанга беренче тапкыр Русиядәге Фәләстин илчесе Хәйри Нәдҗи Габдел Фәттах Әл-Үрәйди Алориди килде. Аның нәкъ үз хезмәттәше – Фәләстиннең Үзбәкстандагы илчесе Нәбил Әл-Лаһһам белән килүе дә, Татарстанның Фәләстин белән элемтәләрне Русия тышкы эшләр министрлыгы аша түгел, ә нәкъ Ташкенттагы вәкилчелеге аша урнаштырырга теләвен күрсәтә.

Ул чакта Шәймиев Фәләстин башлыгы Арафатның кыюлыгына соклануын белдерде. Һәм үз дәүләтен төзү юлында авырлыклар кичергән Фәләстин халкын яхшы аңлавын әйтте.

Әлбәттә Фәләстин илчесен дипломатик мөнәсәбәтләрдән тыш, Татарстан белән сәүдә-икътисади өлкәсендә багланышларны үстерү кызыксындырды. Һәм киләчәктә Фәләстин Казанда җитештерелгән боралакларны сатып алырга теләвен әйтте.

Ләкин бу да Татарстан белән Фәләстин арасында күпер төзүгә ярдәм итмәде. Моңа беренче чиратта Фәләстиннең ярлылыгы сәбәптер. Чөнки Русия төбәкләре белән икътисади элемтәләр булдыру өчен шактый гына акчалар таләп ителә. Шуңа бу элемтәләр күбрәк мәдәни һәм дини өлкәгә генә кайтып калды.

Фәләстинне фильм аша белү

Казанда узучы “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивалендә ел саен диярлек Фәләстин фильмнары күрсәтелә. Һәм алар тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Мисал өчен 2006 елны “Хәзер җәннәт” (“Рай сейчас”) дигән фәләстин фильмы күрсәтелгәндә, залда хәтта басып торырга да урын юк иде.

Фестиваль кунаклары арасында Фәләстиннең Русиядәге илчесе Бәкер Габдел Монем да бар иде. Ул әлеге чараның башка фестивальләрдән аермалы буларак, бер-беренә карата сабырлык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләве хакында әйтте.

Аннан соңгы еллардагы “Алтын Мөнбәр”дә дә Фәләстин фильмнары тәкъдим ителде.

Шул ук фестивальгә килгән илче Габдел Монем 2006 елны Казанда узган Русия Ислам мәдәни үзәге шурасының күчмә утырышында да катнашты. Гомумән, Татарстан һәм Фәләстин белән дини өлкәдә хезмәттәшлек арта баруы сизелә.

Дини туризм

Ел ярым тирәсе элек Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый беренче тапкыр Фәләстингә барды. Чөнки ислам дине нигезендә, Иерусалим изге шәһәрләрнең берсе санала.

Узган елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе каршындагы “”Идел-хаҗ” үзәге җитәкчесе Аяз Мингалиев Иерусалимга барып кайта.

Аның әйтүенчә, аларга “Әл-Акса” мәчетендә намаз укырга, изге җирләрне күрергә теләүче хаҗилар мөрәҗәгать итә.

“Мәккә, Мәдинәдә элек булган кешеләр хәзер инде “Әл-Акса” мәчетен зиярат итәсе килә. Чөнки ул өченче изге шәһәр санала. Шуңа без Фәләстинә баргач анда хаҗилар җибәрү өчен килешү төзедек”, ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзер Казаннан Тель-Авивка очучы туры очкыч булуы, виза алырга кирәк булмавы да эшне җиңеләйтә.

Сәясәттән читтә

Диния нәзарәт Фәләстин белән күбрәк дини, туристик өлкәдә хезмәттәшлек алып бара. 2008 елның декабрь азагы-2009 елның башында Израилнең Газзә сызыгындагы хәрби чараларына каршы Казанда узган чарада да күпчелектә Кабан арты мәчете имамнары һәм “Гарәп студентлары берлеге” генә катнашты дип әйтергә була.

Чынлыкта бу гарәп-израил низагына караган беренче чара булды. Чөнки моңа кадәр Татарстан бу мәсьәләгә әллә ни үз карашын белдермәде.

Гомумән Фәләстин белән Татарстан мөнәсәбәтләре әлегә бер җепкә үрелеп китә алмый.

Фәләстиннең ярлылыгы аларга Татарстан базарына үтеп керергә мөмкинлек бирми. Чөнки дини туризмнан тыш алар республикага берни тәкъдим итә алмый. Ә Татарстан җитәкчелеге чит илләр белән элемтәләрне күбрәк икътисадый өлкәдә үстерергә тели.

Бәлки Мәхмүт Аббасның Казанга сәфәре нәкъ Фәләстин белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә бер этәргеч булыр.
XS
SM
MD
LG