Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәгә - ярдәм, Израильгә - яңа очкыч юлы


Израиль малларын алмау тәкъдиме Татарстан мөселманнарында әлләни яклау тапмады. Гарәп студентлары берлеге үзләренең әлеге чарага кушылмавын әйтә.

Бу берлеккә кергән студентлар якшәмбе көнне Газзәне яклап пикет уздырды һәм анда Израиль таварларыннан баш тартырга чакырган кәгазьләр таратылды. Ләкин гарәп студентлары берлеге җитәкчесе Нурәхмәт Муруди: “Әлеге кәгазьләр мәчетләрдә һәм урамнарда бирелде, безнең аңа бернинди дә катнашыбыз юк”, дип әйтте.

“Мин үзем бу тәкъдимне якламыйм”, дип тә өстәде ул.

Чыннан да Израиль таварларын бойкотлауга караш мөселманнар арасында бик төрле. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә аны хупламады. Бары кайбер имамнар гына әлеге чарага теләктәшлек белдерде. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе - Исхак хәзрәт исемендәге Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәет Җәгъфар хәзрәт Лотфуллин Израиль таварларыннан баш тартырга чакырган кәгазьләрнең Казанның 11 мәчетендә таратылуын әйтте.

“Күп кенә мөселман илләрендә, мисал өчен Иранда, Израильдә җитештерелгән таварны бөтенләй илгә кертмиләр. Шуңа бу яңалык түгел һәм ислам дөньясы өчен гадәти күренеш. 4 гыйнварда Мисырда бу хакта фәтва чыкты һәм 10 гыйнварда Русиянең бөтен мөфтиләре аны кабул итте. Ә Кабан арты мәчете бу фәтваны халыкка җиткерде”, ди Лотфуллин.

Аның фикеренчә, әгәр мөселманнар Израиль җитештергән таварны алса, ул Фәләстиндәге хатын-кызларны, балаларны үтерүгә өлеш кертү дигән сүз.

“Чөнки табыш Израиль армиясенә, корал алуга китә”, ди ул.

Лотфуллин сүзләренчә, сатып алмаска киңәш ителгән таварларның исеме таратыла торган кәгазьләрдә язылган. Алар арасында тәмле сулар, кофе, компьютерлар, хәтта Макдональдс ашлары бар. Тулаем 30дан артык танылган бренд таварлары.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Фәләстингә ярдәм йөзеннән акча җыю акциясен игълан итсә дә, Израиль таварларын бойкотлау белән килешмәде.

Кайбер мөселманнар Израиль таварыннан кергән акча аның армиясен коралландыруга китә дип белдерсә, Казан яһүдләре синагогасы исә Газзәгә дип җыелган акча чыннан да андагы халыкка ярдәм итүгә китәрме, әллә Хәмаска корал алугамы, дип шикләнә.

Әмма Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белдерүенчә, җыелган акчага дарулар алыначак.

Кол Шәриф мәчетендәге мәгълүматларга карганда, Газзәгә ярдәм йөзеннән барлыгы миллион ярым тирәсе акча җыелган. Аның 1 миллионы Дагыстаннан килгән. Алар акчаны Казан аркылы җибәрә икән. Калганы Татарстан мәчетләреннән кергән. Бу чара тагын ике атна дәвам итәчәк.

Әлеге пикетта Израиль таварларын инкарь итәргә чакырган кәгазьләр таратылды
Гарәп студентлары берлеге исә пикетта, без Газзәдәге мөселманнарга бары рухи яктан гына ярдәм итә алабыз, дип белдергән иде.

Шул ук пикет көнендә Казанда яһүдләр зурлап туй мәҗлесен уздырды. Барлык яһүд шартларын китереп гаилә корып җибәргән яшьләрне һәм туй кунакларын “Эфир” каналы да күрсәтте.

Гомумән, Гәззадәге хәлләргә карамастан, Татарстанда яһүдләргә караш элеккечә кала. Хәзер исә алар зур түземсезлек белән Казан-Тель-Авив арасында очкыч юлы ачылыр дип көтә. Чөнки “IzrRus” сәхифәсе, ул февральдән гамәлгә кертеләчәк, дип язган иде.

“Татарстан” авиаширкәтендә исә, бу сорауга бары матбугат үзәге җитәкчесе генә җавап бирә ала, дип белдерделәр. Әмма көн дәвамында аны эш урынында тотып булмады.

Казандагы синагога моны расламады һәм кире дә какмады.

“Сөйләшүләр инде бара. Тизрәк оча башлавын көтәбез. Башка мәгълүматыбыз юк”, диделәр анда.
XS
SM
MD
LG