Балалар бакчасы тел өйрәнү өчен яңа програм көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан мәгариф министрлыгы быелның февраль аеннан башлап балалар бакчасында дәүләт телләрен өйрәнүгә яңа тәртип кертә. Аның нигезендә 7 яшенә җиткәндә татар баласы ким дигәндә 65 урыс сүзе, ә урыс баласы 65 татар сүзен белергә тиеш. Казанның 316нчы балалар бакчасында бу програмны түземсезлек белән көтәләр, чөнки аның нигезендә балаларны мультимедиа аша телгә өйрәтү каралган. “Азатлык” хәбәрчесе Гадел Галәметдин бу балалар бакчасында булып кайтты.