Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Ана теле көненә игътибар булмады


19 февральдә Казанда Тукай һәйкәле янында татар телен яклап пикет узды.
19 февральдә Казанда Тукай һәйкәле янында татар телен яклап пикет узды.

2000 елның 21 февраленнән бирле дөньяда Ана теле көне үткәрелеп килә. Татарстан узган елдан бирле үзенең Туган тел көнен үткәреп килә, ул Шигырь бәйрәменнән әллә ни аерылмый.

Татарстан быел Ана теле көненә артык зур игътибар биреп тормады. Бары тик Татар-информ сәхифәсе генә бу көннең билгеләнгәнен иртәнге сәгать алтыда ук әйтеп узды һәм бер-ике сәгатьтән башка яңалыклар язылганга, бу хәбәр биттән күренмәс булып аска төшеп китте.

Татарстан, башкалардан аермалы буларак, 2010 елның ноябрь аенда үзенең Ана теле көнен бәйрәм итү турында карар кабул иткән иде. Ул 2011 елдан башлап 26 апрельдә Габдулла Тукай туган көндә бәйрәм ителә башлады. Бу яңалык кертелсә дә, соңгы Шигырь бәйрәме моңа кадәр булганнарыннан әллә ни аерылып тормады.

Ана теле көне уңаеннан аңа кадәр "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанның Тукай һәйкәле янында 19 февральдә пикет уздырды. Алар Русиядә милләтләрне бетерү сәясәте алып барыла дип белдерә. 21 февральдә исә яшьләр Казандагы Төркия консуллыгы янына төрки телләрне яклап митингка чыкты.

Русиядә милли телләргә икенче сорт итеп карыйлар

2007 елда Русия мәгарифенә 309-нчы канун кертелгәч, милли мәктәпләр кыскартылуларга дучар булды. Дәүләт думасының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин радиобызга шушы канун сәбәпле “2 ел эчендә бездә 350ләп татар мәктәбе ябылды”, дип белдергән иде.

Бу канун көчкә кергәч, ул вакытта Татарстан президенты булган Миңтимер Шәймиев ана теленә өйрәтүне гаиләгә һәм башлангыч сыйныфларга аударып калдыру сәясәте алып барды. Соңгы вакытта, дөрес, Татарстан җитәкчелеге татар теленә азмы-күпме игътибар бирергә тырыша. Тик республикада ике дәүләт теленең дә тигез дәрәҗәдә кулланылмавы көн кебек ачык.

Галимнәр бүген дөньяда 6700-гә якын тел булса, шуның яртысы бу гасыр тәмамланганчы ук юкка чыгарга мөмкин дип әйтә. Беренче чиратта Кавказ, Себер һәм шулай ук Яңа Гвинея кебек милли телләр күп булган төбәкләргә бу куркыныч яный. Татар һәм башкорт телләренең язмышы аяныч ук булмаса да, Русиядә һәм республикаларда телләргә карата сәясәт үзгәрмәсә, ана телләрендә сөйләшүчеләр кимүгә таба гына барачак.

1952 елның 21 февралендә хәзерге Бангладеш башкаласы Дакка шәһәрендә бенгали телен яклап, аңа дәүләт теле дәрәҗәсе бирүне таләп итеп урам йөрешенә чыккан стдентларга полиция ут ачкач корбаннар була. ЮНЕСКО-ның Генераль конференциясе әлеге канлы вакыйганы истә тотып, телләрнең төрлелеген һәм үзенчәлекләрен саклап калу максатында, 1999 елның 17 ноябрендә Ана теле көнен һәр ел саен үткәреп торырга дип карар кылды.
XS
SM
MD
LG