Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр юкка чыга - нишләргә?


Чулым телен белүче Иван Скоблин әле генә яздырган ана телен тыңлый
Чулым телен белүче Иван Скоблин әле генә яздырган ана телен тыңлый

21 февраль дөньяда Ана теле көне билгеләнә. ЮНЕСКО бу көнне җәмәгатьчелек игътибарын телләрнең төрлелегенә җәлеп итә. Бүгенге көндә ике атнада бер тел юкка чыга бара.

Татар, башкорт телләрен саклап калырга кирәк, дигәнне еш ишетергә туры килә. Бүгенге көндә дөньяда 6700ләп тел булса, аларның 3500 инде менә бу гасыр тәмамланганчы ук юк булачак, дигән фаразлар бар. Татар белән башкорт телләре алар арасында булмас. Беренче чиратта Кавказ һәм Себер, шулай ук Яңа Гвинея кебек күп милләт яшәгән “кайнаган казаннардагы” телләргә юкка чыгу куркынычы яный. Әмма татар белән башкорт телләре киләсе йөзелда шундый язмышка дучар булмас дип әйтә алабызмы?

Кэмбридж университетында телләр чыгышын өйрәнүче галим Марк Турин китап итеп чыккан, видео-аудио итеп язылган телләр генә саклана ала, ди.

“Без дөньяда булган телләрнең бер 5-10% гына беләбез. Тасмага язылмаган, документларга теркәлмәгән телләр бик күп. Дөньяның фаҗигасе шул – телләрнең 95%ты теркәлмәгән.”

Телне белгән кешеләр саны кимегән саен аның турыда ишетеп белүчеләр дә азая.

Әфганстанда яшәп Тираһи телендә сөйләшүчеләрнең саны 100гә калган. Әрмәнстандагы Ломаврен телен белүчеләр 50гә дә җитми.

Телнең юкка чыгуы фәнгә дә зыян китерә ала. Билгеле бер урында гына булган үсемлекләрнең чын исеме нәкъ шул телдә генә була ала һәм, аның сәламәтлеккә файдасы яки зыяны да шул телнең үзенчәлекле сүзләре белән генә аңлатылырга мөмкин, ди галимнәр.

Глобаль дөньяның кырыс кануннары


Ни сәбәпле телләр югала дигән сорауга кайтсак, глобаль дөньяда бу сәбәп һәркемгә аңлашыла.

“Кайсы телдә сөйләшүне икътисад билгели. Социаль һәм икътисади үсеше тизрәк барган, байлык туплаган милләтләрнең теле күбрәк кулланыла. Икътисади баскычтан менү кешеләр өчен бик мөһим, шуңа күрә үз телеңдә сөйләшеп артта калганчы кеше дигәне тизрәк чит телне үзләштереп тормышын җайлау юлын карый”, ди Юкка чыгу куркынычы янаган телләр институты галиме Грегори Андерсон.

Грегори Андерсон Максим Тарлагановтан чулым телен яздырып ала


Биредә кешеләрнең үз телләренә мөнәсәбәте бик мөһим. Русиядә яшәп русча сөйләшмәгән, АКШта яшәп инглизчә белмәгән татарларны очрату бик кыен. Алай да туган телне бер кем дә мәҗбүри оныттыра алмый.

Икътисад үз басымын ясаса, сәясәт телләр үсешен үзенчә билгели.

Бу уңайдан Русиядә бүгенге көндә барган вакыйгаларны халыкара белгечләр рус булмаган телләр өчен фаҗига дип бәяли.

Мәскәүнең мәгариф өлкәсендә алып барган милли сәясәте рус булмаган халыкларда борчылу тудыра. Татарлар белән башкортлардан соң якутлар да милли мәгарифне яклау эшен дәвам итә. 12-13 февральдә Якутия шәһәрендә җәмәгатьчелекнең туган телне саклау юнәлешендә “Ийэ тыл” (“Ана теле”) җыены узды.

XS
SM
MD
LG