Путин ачуланган "Эхо Москвы"ның идарәчеләр шурасы үзгәрә

Алексей Венедиктов (с) һәм Владимир Путин (у)

Русинең дәүләт карамагындагы “Газпром-медиа” ширкәте премьер-министр Владимир Путинны тәнкыйтьләп килүче “Эхо Москвы” радиосының идарәчеләр шурасын вакытыннан элек таратты. “Газпром-медиа” “Эхо Москвы” хиссәләренең контроль пакетына ия. Шулай да радионың җитәкчелеге бу үзгәреш тапшыруларга тәэсир итмәячәк дип ышандыра.
“Эхо Москвы” әлеге карарга кызганыч белдерде һәм яңа шураның март ахырында сайланачагын игълан итте.


Радионың баш мөхәррире Алексей Венедиктов әлеге карар нигезендә шурадан китсә дә, баш мөхәррир вазифасында калачагын һәм радионың эшчәнлеге үзгәрмәячәген белдерде.

Twitterда ул идарәчеләр шурасын алыштыруны “Газпром-медиа”ның Валентин көне бүләге дип атады.

Владимир Путин киңкүләм мәгълумат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда

Бер ай элек премьер Путин “Эхо Москвы”ны көне-төне үзен тәнкыйтьләүдә һәм чит ил мәнфәгатьләрен кайгыртуда гаепләгән иде.

“Миңа иртәдән-кичкә кадәр пычрак агызуыгызга мин үпкәләмим. Ә сез мин әйткән ике сүзгә дә үпкәлисез”, дигән иде Путин Венедиктовка киңкүләм мәгълумат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда.

“Эхо Москвы”ның бер журналисты бүгенге үзгәрешләр “Газпром-медиа”ның Путин сүзләренә реакциясе булырга охшый дип фаразлавын белдерде.

Идарәчеләр шурасында “Газпром-медиа”ның дүрт, “Эхо Москвы”ның өч вәкиле һәм тагын ике бәйсез идарәче бар иде.

Бәйсез идарәчеләрнең берсе, икътисадчы Евгений Ясин “Азатлык радиосы”на бу карар Кремльнең медиадан куркуы арта баруны күрсәтә диде.

Евгений Ясин

“Хәзер, күрәсең, җитәкчелек бәйсез киңкүләм мәгълүмат чараларыннан курка һәм үзе өчен яман булырга мөмкин нәрсәләрне бетерергә тырыша”, диде Ясин.

“Эхо Москвы” үз журналистларының һәм калган хиссәләр ияләренең шураны тарату гадел түгел дип исәпләвен белдерде.

“Эхо Москвы” хиссәләренең 66 проценты Газпром Медиа” карамагында.

Радио хезмәткәрләре тапшыруларда үзгәреш булмаячак дип ышандырса да, күп кенә күзәтүчеләр идарәчеләрнең алыштырылуын сәясәт белән бәйләп карый. Сайлаучылар лигасын оештыручыларның берсе, күренекле журналист Леонид Парфенов “Әле беркайчан да Русия медиасында редакцион үзгәрешләрнең сәясәттән башка нәрсә белән бәйле булганы юк” диде.

Русия журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов “Газпром- медиа” карарын аңлашылмый торган гамәл дип атады. Богданов “Эхо Москвы”ның икътисади якътан чәчәк атуына басым ясап, “журналистика һәм медиабизнес параллель рәвештә һәм уңышлы эшләп килә иде” диде.