Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лига президент сайлауда хәрәмләшүләргә каршы көрәш башлый


"Сайлаучылар лигасы"н тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуы. Журналист Ольга Романова, блоггер Рөстәм Әдһәмов, журналист Леонид Парфенов, режиссер Георгий Васильев һәм блоггер Илья Варламов (сулдан уңга таба)
"Сайлаучылар лигасы"н тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуы. Журналист Ольга Романова, блоггер Рөстәм Әдһәмов, журналист Леонид Парфенов, режиссер Георгий Васильев һәм блоггер Илья Варламов (сулдан уңга таба)

4 мартта булачак Русия президентын сайлау алдыннан «Сайлаучылар Лигасы» оешты. Лига сайлау алды кампаниясендә канун бозуларны һәм тавыш биргән көнне хәрәмләшүләрне фаш итәчәк.


17 гыйнвар көнне «Сайлаучылар лигасы»н (алга таба – Лига) оештыру турында утырып сөйләшкән булсалар, бүген әлеге хәрәкәт вәкилләре үзләрен тәкъдим итеп матбугат очрашуы да үткәрде.

Лиганы оештыручылар арасында Русиядә билгеле шәхесләр язучы Борис Акунин, журналистлар Леонид Парфенов, Татьяна Лазарева да бар. Алар барлыгы 16 кеше.

Русия оппозициясе вәкилләре һәм хокук яклаучылар 24 декабрь көнне Сахаров мәйданында старт алган «Жуликлар һәм караклар фиркасе намзәте Путинга бер генә тавыш та бирмәскә» дип аталган кампанияне дәвам итәргә җыена. Шулай ук «Сивил күзәтүче» («Гражданин наблюдатель») проекты кысаларында сайлау урыннарын контрольгә алу да оештырылачак.

Лига Русиядә үз челтәрен булдырырга җыена

Лига әгъзаларының берсе – журналист Ольга Романова сүзләренчә, активистлар февраль аенда Русия төбәкләрен йөреп чыгарга җыена. Очрашулар вакытында Лига эшчәнлеге белән таныштырачаклар һәм бу хәрәкәткә кушылырга теләүчеләрне үзләренә кабул итәргә ниятлиләр.

«Сайлаучылар лигасы»н оештыручыларның берсе – билгеле блоггер, «Ридус» сәхифәсе хуҗасы һәм фотограф Илья Варламов та радиобызга Русиянең бөтен төбәкләрендә күзәтүчеләр челтәре булдырырга җыенулары турында әйткән иде. Варламов сүзләренчә, теләгән һәркем дә күзәтүче була ала, әмма иң әһәмиятлесе алдашу һәм хәрәмләшүләрне дөрес итеп терки, документлаштыра белү дә кирәк.

«Илдәге сайлауларның гадел һәм ачык үтүен, кешеләрнең аның нәтиҗәләренә ышануын теләгәнгә, мин бу эшкә керешәм. Соңгы ун ел эчендә бик күпләгән алдашулар һәм хәрәмләшүләр нәтиҗәсендә сайлауларга ышаныч бөтенләй бетте», диде Варламов.

Лиганы оештыручыларның тагын берсе – экология активисты Евгения Чирикова фикеренчә, Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы тынлыктан соң яңадан куәтләнеп китү бүген бигрәк тә зарур.

«Безгә бәйрәмнәр вакытындагы сүлпәнлектән чыгып, аңа кадәр булган активлыкны президент сайлау алдыннан да югалтмаска кирәк. Без соңгы 10-15 ел эчендә болай да йоклап яттык», диде Чирикова.

24 декабрьдә Мәскәү үзәгенә 100 меңнән дә артык кеше җыелган иде. Шулай ук Русиянең башка шәһәрләрендә дә ул көнне «Гадел сайлаулар» өчен дип аталган каршылык чаралары үтте. Оппозиция чираттагы зур каршылык чарасын 4 февраль көнне үткәрергә җыена.

Журналист Леонид Парфенов һәм рок-музыкант Юрий Шевчукның да Лигага керүе Русиядәге йолдызларның Кремльгә каршы хәрәкәттә активрак катнашуын күрсәтеп тора.

Русия җәмгыятендә думага тавыш бирү нәтиҗәләренә ризасызлык артканга, хөкүмәт башлыгы Путин, сайлау бүлекләренә видеокамералар урнаштырылачак, дип вәгъдә итте. Аннан да кала, Русиядәге мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, янәсе, хәрәмләшүләр булган сайлау бүлекләренең, Мәскәүдә 30 процентлабының, башлыклары алыштырылачак.

Андрей Бузин
Андрей Бузин
«Голос» сайлаучы хокукларын яклау ассоциациясе белгече Андрей Бузин, «тапканнар икән типкәлисе кешеләрне», хакимият үзе алдан ук алдашырга кирәк дигән күрсәтмә бирә, дип әйтә.

«Алар курчаклар гына бит. Сайлау комиссиясе беркайчан да үз теләге белән нәтиҗәләрне әвеш-тәвеш китерми. Сайлау комиссияләре, Мәскәүдә бигрәк тә, район хакимияте күзәтүе астында эшли. Алар беренче тапкыр гына эшләреннән алынмый бит инде», ди Бузин.

«Сайлаучылар Лигасы» үзләрен сәяси берләшмә түгел дип белдерә. Алар президент сайлау вакытында теге йә бу намзәт ягына да басмаячак. Максатлары – алдашуларны фаш итү.
XS
SM
MD
LG